Чүп-чар, чабылмаган үлән, яктырту белән идарә итү щитында вандаллар калдырган рәсемнәр – 16 май көнне Уфаның Глумилино бистәсендәге Нуриев урамында яшәүче шундый картинага тап булган.
Бу хакта ул социаль челтәрдә яза. Әлеге проблеманы Республика белән идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары теркәгән һәм шунда ук Уфаның Октябрь районы хакимиятендәге коллегаларына хәбәр иткән. Бер атнадан коммуналь хезмәтләр башкарылган эшләр турында отчет биргән. Чүп-чарны җыештырганнар, үләнне чапканнар, электр белән идарә итү щитын “Уфагорсвет” предприятиесе хезмәткәрләре буяган.
Башкортстан ЦУРының һәм урындагы район җитәкчелегенең уртак эшенең тагын бер мисалы. Бу юлы Салават шәһәре хакимиятеннән. Салават Юлаев бульварында агач ботакларының урам уты чыбыкларында ятуы турында салаватлы 17 майда шәһәр хакимияте башлыгы Игорь Мироновның социаль челтәрләрдәге битендә яза. Бу хәл чыбыклар өзелү белән янаган. ЦУР командасы шунда ук Салаваттагы коллегаларына мөрәҗәгать иткән. Икенче көнне үк агач ботакларын кискәннәр.
Уфаның Георгий Мушников урамындагы 9/6 йорт ихатасында уен таучыгының торышы балаларны һәм аларның ата-аналарын хафага салган. Инорс бистәсендә яшәүчеләр бу хакта фотоны социаль челтәрләргә урнаштыра. Арытаба идарәче компания хезмәткәрләре аны төзекләндереп куя. Балалар нәтиҗәдән канәгать.
Менә тагын бер очрак – башкаланың Калинин районындагы Орджоникидзе урамы, 20/1 адресы буенча урнашкан икенче ишегалды. Аны “Башкортстан ихаталары” республика программасы буенча төзекләндергәннәр. Тик, кызганычка каршы, вандаллар эскәмияне бозган, койманы сындырган. Ә менә ЖЭУ-30 хезмәткәрләренә зур рәхмәт, алар барысын да тиз арада тәртипкә китергән.
Кызганычка каршы, бу вандаллыкның бердәнбер очрагы түгел. Республикада яшәүче кайбер кешеләрнең шундый яман гамәлләр кылуы бик кызганыч.
Бакалы районыннан Тамара Овчинникова игътибарны Казанчы авылыннан чүп чыгару проблемасына юнәлткән. Хатын язганча, хезмәт өчен түләү тулы күләмдә бара, әмма чүпне график буенча чыгармыйлар. Мөрәҗәгатьне Башкортстан ЦУРы составына керүче “Инцидент-менеджмент” системасы теркәгән һәм урындагы хакимияткә тапшырган.
Бакалы районы хакимиятенең рәсми вәкиле Миләүшә Риянова сүзләренә караганда, Казанчы авылы контейнерларыннан каты коммуналь калдыкларны 11 май көнне чыгарганнар. Ул, зираттан калдыкларны чыгару өчен авыл хакимияте җавап бирә, шулай ук моның өчен авыл халкы түгел, ә авыл биләмәсе түли, дип белдергән.
“Экология-Т” җәмгыятенең төбәк операторы белән Казанчы авылы зиратыннан калдыкларны чыгару турында килешү төзелде. Апрель аенда чүп чыгарылган, майда аларны чыгару 14енә һәм 28енә планлаштырылган иде. Килгән мөрәҗәгать нигезендә һәм контейнерлар тулу сәбәпле, чыгару 14 майдан 11 майга күчерелде. Халык өчен билгеләнгән контейнер мәйданчыкларыннан чүпне вакытында, график нигезендә чыгаралар”, – дип җавап биргән хакимият вәкиле.
Бакалы районыннан тагын бер мөрәҗәгать. “Яңа Катай авылы белән район үзәге Бакалы авылы арасы – 11 километр. Машинаң булса, ерак түгел. Транспорт булмаса, җитди проблема. Бигрәк тә өлкәннәр өчен. Элек торак пунктларны автобус маршруты бәйли иде, әмма пандемия вакытында пассажирлар булмау сәбәпле, аны гамәлдән чыгардылар. Такси калды, әмма кыйммәт. Ә дарулар артыннан даруханәгә барырга кирәк”, – дигән хәбәр Башкортстан ЦУРының мәгълүмат системасына эләгә. Аны Бакалы районы хакимиятенә җибәрәләр.
“Муниципалитет “Башавтотранс” предприятиесе белән берлектә бу мәсьәләне хәл итте. 24 майда Бакалы – Яңа Катай автобус маршруты эшен башлап җибәрде. Урындагы халык өчен менә дигән яңалык”, – дип язалар ЦУРдан.
Ә ел башыннан 29 майга кадәр Башкортстан ЦУР системалары яңа маршрут өстәүне сораган 544 хәбәр теркәгән. Үткән елның шул ук чорында мондый мөрәҗәгатьләр 103кә кимрәк булган.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.