+9 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 Июня 2022, 07:30

ЦУР: Белоретта кино төшерәләр

Белорет районында быел җәй сериал төшерәчәкләр.

ЦУР: Белоретта кино төшерәләрЦУР: Белоретта кино төшерәләр
ЦУР: Белоретта кино төшерәләр
Ул «Бәхет таулар артында түгел» дип атала һәм аны федераль канал аша күрсәтәчәкләр. Сүз уңаенда, белоретлыларны массовкада төшәргә чакыралар. Бу хакта социаль челтәрләрдә үз битендә Андрей Иванюта язган, ул Белорет районын җитәкли. https://vk.com/wall14287712_25355

Безнең республика районнары һәм шәһәрләре башлыкларының язмаларыннан тагын нәрсә белергә була? Бу хакта Башкортстан ЦУРының туры эфирында.

Учалы районы башлыгы Руслан Гыйләҗетдинов язуынча, берничә ай элек зур кино төшерү төркеме бу районга да килгән: биредә “Манекенщикның үлеме. Майор Бессоновның соңгы эше" дигән күпсерияле фильм төшергәннәр. Төп рольдә - Сергей Безруков. Пост 34 мең карау җыйган, 1 108 лайк җыелган. Барлык нечкәлекләре монда: https://vk.com/wall537923216_11850

Уфа хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев иске, авария хәлендәге агачлардан ясалган "Форма изгиба" сыннар конкурсын уздыру турында хәбәр итте. Нәтиҗәләр Шәһәр көнендә - 12 июньдә ясалачак. Аны даими рәвештә эшләргә ниятлиләр. Бу язманы 24 меңнән артык кеше караган, 557 кеше лайк куйган. https://vk.com/wall537768177_46395

Кызыкмы? Тагын да күбрәк кызыклы мәгълүмат – безнең видеода.
 

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас