+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 Июня 2022, 10:23

Янә яңгырлар килә...

Эх... Җәйнең яхшы һава торышына сөенә генә башлаган идек!

Янә яңгырлар килә...Янә яңгырлар килә...
Янә яңгырлар килә...

Бүген, 3 июньдә, "Башгидрометүзәк" хезмәткәрләре фаразларынча, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен көтелә. Шуңа да карамастан, көн җылы булачак: термометр баганалары +22, +27 градуска кадәр күтәреләчәк.

Иртәгә республикада кыска вакытлы яңгырлар явуы, шулай ук яшенле яңгырлар булуы көтелә. Төнлә һава температурасы +9, +14, көндез +18, +23 градус булыр дип фаразлана.

Яңгыры булса булсын, гарасаты булмасын! Шулай бит, дуслар?

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас