+9 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 Июня 2022, 10:40

“Яшел эшләр”дә катнашыгыз!

5 июньдә, Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көнендә, «Яшел эшләр марафоны» Бөтенрусия экологик акциясе узачак.

“Яшел эшләр”дә катнашыгыз!“Яшел эшләр”дә катнашыгыз!
“Яшел эшләр”дә катнашыгыз!

Аның максаты — экологик гражданлык активлыгын үстерү һәм гражданнарны әйләнә-тирәлекне саклау чараларына җәлеп итү.

Башкортстан бу көнне, башкарма хакимият органнары, җәмәгатьчелек, экологлар, волонтерлар һәм битараф булмаган республика халкын җәлеп итеп, масштаблы итеп билгеләп үтәргә планлаштыра.

- Экология турында кайгырту төбәк җитәкчелегенең өстенлекле юнәлешләре арасында. Башкортстан экологик агарту өлкәсендә һәрвакыт алдынгы позицияләрне били. Мондый экопроектлар гражданнарыбызның экологик аңын арттыра. Бу гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту һәм халыкның экологик мәдәниятен арттыру белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итә, - дип билгеләп үтте Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры вазыйфасын башкаручы Нияз Фазылов. - Барыгызны да «Яшел эшләр марафоны» Бөтенрусия экологик акциясенә кушылырга чакырам. Уртак көч белән республикабызны яшелрәк һәм чистарак итик!

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас