Мин совет чорының атеизм котырып чәчәк аткан чагында үстем. Беренче сыйныфка киткәнче әбием – әтинең әнисе дә исән иде. Без аңа “картинәй” дия идек. Ул авылдагы иң диндар әбиләрнең берсе булды. Намазларын да, уразаларын да калдырмады. Аның шундый булуын искә алыптыр инде, ураза чорында укытучылар сыйныф алдына чыгарып, апаларыма икмәк ашатып караган. Ураза тотмыйлармы, янәсе. Апаларым бер укытучының үзләренә каныгуын, аеруча, һаман да искә ала. (Шуны да әйтергә кирәк ул укытучының ире дә, улы да бик яшьли бакыйлыкка күчтеләр. Ләкин мин аларның язмышын апаларыма икмәк ашату белән бәйләмим). Әби-сәби картинәй янына киңәш сорап килә иде. Чит илдә укыган бер мосафир указлы мулланың да ел да берничә тапкыр бездә булып киткәләгәнен хәтерлим. Әти ул мулланың картинәйгә дингә фанатларча бирелергә кирәкмәвен аңлатуын да миңа сөйләгәне булды.
Картинәй: “Намаз укыгач, хәл кереп китә”, – дия торган булган. Әтинең: “Намаз укыгандагы хәрәкәтләр физкультура бит инде ул”, – дип шаяртканы да истә. Картинәй мин беренче сыйныфта укыганда бакыйлыкка күчте. Исән чагында миңа кайбер догалар өйрәткән иде. Шуларны һаман да хәтерлим. Кичен дога укып, сыпырынып ятам, шуңа төнлә җеннәр мине күтәреп киткәннәре булмады. Юлга чыкканда “Бисмиллаһи тәүәккәтү галәлләһи” дип, Алллаһка тапшырам.
Әти гарәп имлясында Коръән укыды, зур дини бәйрәмнәрдә катнашты. Колхоз рәисе аны авыл мулласы итәргә тәкъдим иткәч, кире какты. “Мин кешедән хәер җыеп утырырга оялам”, – диде. Бездә Исламга яхшы мөгамәлә тәрбияләде.
“Хәер җыю” мәсьәләсенә минем үз карашым. Сәдака алучыларның аның күләменә дә битараф булмауларын беләм. Мәсәлән, елдагы иң зур дини бәйрәмнәрнең берсендә Уфаның Тукай урамындагы Җәмигъ мәчетенә бардым. Капка төбенә сәдака җыеп торучы өлкән яшьтәге кешеләр тезелеп баскан. Мин дә берсенең учына хәеремне салдым. Ул миңа дога укырга өлгергәнче аңа тагын берәү акчасын тоттырды. Хәер җыючы аныкының күбрәк булуын күреп калу белән миңа арты белән борылып басты да, тегеңә дога укырга кереште. Шул вакыйгадан соң мин андый кул сузып торучылар янында тукталганым юк. Гәрчә барлык кешене дә бер калыптан үлчәргә ярамаганын белсәм дә.
Туган авылымның мулласы Нур хәзрәт Яркәевне дә искә аласым килә. Ул җыелган акчаларын даими рәвештә безнең мәчет караган мөхтәсибәткә тапшырып бара иде. Мөхтәсибәт җи-тәкчелегенең Нур хәзрәтнең иң күп хәер акчалары тапшыручы булуы турында миңа әйткәне дә булды. Барлык муллалар да шундый булса икән! Шулай да диндә кәсепче муллалар барлыгын да барыбыз белә. “Бу арада үлем-китем дә юк, хәер керми”, дип зарланган ди, имеш, бер мулла.
“Өмет” гәзитен оештыргандагы бер вакыйга бик еш искә төшә. Гәзиттә эшләүче Фаягөл Фаткуллина (бүген ул – Фатыйма абыстай) “Дин бите” чыгара иде. Мин, альтернатив булсын, дип, “Көфер почмагы” дигән сәхифә чыгара башладым. Баш мөхәрриребез моны күтәреп алды. Авылга кайткач, бу адымымны әти хупламавын әйтте. Шуннан әлеге сәхифәне чыгармый башладым. Баш мөхәррир кат-кат кушып караса да, язмалар юклыкка сылтанып, бу эшне ташладым. Чөнки бу гамәлем дөрес түгеллеген аңлый идем. Дин тоту да, атеист булу да – һәр кешенең шәхси эше, аңа кысылырга, бәя бирергә, юл күрсәтергә ярамый.
Башкорт дәүләт университетында укыганда “Атеизм” фәненнән имтихан биргәндә Ходайга тапшырып, дога укып кергәнем дә хәтердә. Шулай да мин үземне “пассив мөселман” дип йөртәм. Бу – минем үземнең шартлы бүленеш. “Актив мөселман” дип биш вакыт намазын укучы, ураза тотучы, шәригать кушкан барлык фарызларны да башкаручы мөселманнарны атыйм. “Пассив” дигән төркемгә Ходайга ышанучы, Аллаһка тапшырып эш итүче, догалар укучы, ләкин барлык гамәлләрне дә үти алмаучы мөселманнарны кертәм. Бәлки, вакыты җиткәч, пассивлар да активлашыр. Шулай, минем дингә үз карашым.
Мәчет юлларында йөрүгә караганда Ходай белән турыдан-туры эш итү дөрес түгел микән? Шәхсән үзем Бөек зат белән минем арада ниндидер арадашчылар булуын теләмим. Ә ул арадашчы булырга дәгъва итүчеләр арасында наданнар да еш очрый. Кайбер авыллардагы муллалар берничә доганы ятлап ала да шуның белән вәссәлам. Барлык дини белемнәре шуннан гыйбарәт.
Православ динендәге чыгышларны тыңлап, сокланып утырганым бар. Алар телгә бай, белемле, фикерле, кайберләре бөек философлар кебек. Ә бездә башкарак контингент. Минем дин лидерларын акыл ияләре, философлар, ораторлар, туры юлдан тайпылганнарны хак юлга күндерү, намазга бастыру сәләтенә ия кешеләр итеп күзаллыйсым килә. Алар үзлә-ренең артларыннан ияртерлек булырга тиеш. Нигәдер, мин ияреп китәрдәй шәхесләрне күрмим, шуңа үз юлымнан атлыйм. Ул юлым кыек юлдыр дип исәпләмим. Шул ияртерлек, инандыра алырлык лидерлар булмаганга мәчетләрне ачалар да, йөрер кеше булмагач, шартлатып, йозакка бикләп куялар түгел микән?
Бу уңайдан туган авылымда мәчет салу вакыйгасы белән бүлешәсем килә. Уфада Салават Юлаев проспектында мәчет салына башлаган елларда минем туган авылым – Бәләбәй районының Мәтәүбаш авылында да мәчет күтәрергә керештеләр. Керештеләр дип, күплек санда әйтү дөрес түгел, бу зур эшкә авылдашым – бер эшкуар алынды. Чөнки ул Уфадагы мәчет салучы төзелеш компаниясенең җитәкчесе иде. Авыл мәчетен бик зурлап төзи башладылар. Бик зур итеп кирпечтән күтәрделәр, пыялаларын, гөм-бәзләрен чит илдән кайтарганнар дип тә ишеттем. Аны төзүдәге кайбер хәлләр турында энем Габдулла Вафин шундый гыйбрәтле нәрсәләр сөйләде:
– Мәчет төзи башлау белән авылдашлар ризасызлык белдерә башлады. Нигә кирәк ул, коммуналь чыгымнарны кем түләячәк һәм башкалар. Бердәнбер көнне миңа авылдаш берничә егет, цемент кирәкмиме, дип килде. Кайдан алуларын сорадым. Баксаң, мәчет төзелешеннән чәлдер-гәннәр икән. Мин, кирәк булса да, мәчетнекен алудан баш тарттым. Мә-четне күтәргән төзелеш оешмасы – Бәләбәй шәһәреннән, прорабы безнең бер ерак туган булып чыкты. Ул башка бик күп мәчет һәм чиркәүләр төзүдә катнашуын, халыкның даими ярдәм итеп, атна саен диярлек өмәләр уздырып, тирә-якны тазартып торуларын сөйләде. Ә монда ярдәм итү урынына урлашалар, дини йорт төзүгә ризасызлык белдереп, сөйләп йөриләр, – дип, гаҗәпләнү белдергән иде.
Шуны да әйтергә кирәк: Уфада мәчет төзүче компания эшеннән чит-ләштерелде, шуның белән туган авылымдагы мәчет тә төзелеп бетми туктап калды. Аны тәмамлау өчен берничә миллион сум акча кирәк. Шулай да Нур хәзрәт тырышлыгы белән берничә бүлмәне төзекләндереп, аны ачтылар. Бәлки, төзеп тә бетерерләр иде, кызганычка каршы, авылыбыз мулласы бакыйлыкка күчте...
Тагын кайбер күзәтүләрем белән бүлешәсем килә. Ураза тоткан танышларым, туганнар арасында авыз күтәреп кеше чәйнәүчеләр дә очраштыра. Ә мин мөселманнар гайбәткә кермәскә, ялганламаска, кеше өлешенә кул сузмаска тиеш, дип йөргән булам. Базарларда төп башына утыртучы сатучыларның күпчелеге – мөселманнар. Берсе күз алдымда намаздан торды да миңа сораган әйберемне үлчәгәндә төп башына утыртмакчы булды. Кырын гамәлен фаш иткәч, каршы әйтергә, талашырга кереште. Зуррак күләмдә эш итүчеләр, мәчет төзекләндерергә күп еллар акча җыеп, коттедж төзүчеләр турында да сөйләгәннәре булды.
Уразаның тәнгә, сәламәтлеккә файдасын, рух өчен сихәт булуын күптән исбат иткәннәр. Аны ябыгу, гөнаһлар-дан арыну өчен дә тотучылар бар. Әгәр ураза гөнаһлардан арындыра икән, рәхәтләнеп гөнаһ кылырга була. Чөнки ураза аларның барысын да юып ташлый. Бәлки, гөнаһ кылмыйча яшәү кирәктер?
Дин милләтләрне аермый, дибез. Ләкин диннең телне саклауда өлеше зур дип уйлыйм. Моның өчен аны дөрес файдалана белергә генә кирәк. Безнең дин әһелләре туган телне саклауда һәм үстерүдә зур өлеш кертә ала. Татарча матур итеп вәгазьләр уку, җәмәгатьчелеккә туган телнең әһәмиятен, кирәклеген аңлату зарур. Глобальләшү шартларында милләтләр акрынлап юкка чыгып бара, ә дингә глобальләшүнең зыяны азрак тия. Күренекле дин белгече Шиһабетдин Мәрҗани, милләтне дин, тел һәм кием саклый, дигән. Бүген көндәлек тормышта милли киемдә йөрү мөмкин түгел. Дин һәм тел кала. Дин һәм тел, кулга-кул тотынып, милләтне сакларга тиеш. Дин милләткә карамый яши, дию – зур хата, безнең халыклар телләрен югалта икән, киләчәктә ул кавем динен дә алыштырырга күп сорамаячак. Шуңа киләчәккә карап эш итәргә кирәк.
Сүземне диннән биздерергә тырышкан совет чорын искә алудан башлаган идем. Шуның белән тәмамлыйм да. Дингә каршы пропаганда алып баручылар да ата-аналарын соңгы юлга шәригать кушканча озатты. Иң кызыгы – колхозыбызның парткомы соңыннан Бәләбәйдә мәчеттә эшләде. Кыссалар да, диннән биздерергә тырышсалар да, атеизмнардан имтиханнар бирсәк тә безне имансыз итә алмадылар.
Мөнир ВАФИН.