"Бер үк вакытта аның мәгънәсе «хуплау»ны да, «тыю»ны да аңлата. Санкция кертеп, Көнбатыш безгә ризыкны, кием-салымны тыярга, кыскасы... ирекле сулауны тыярга ниятләде. Ә нәтиҗәдә, безнең эчке үсешебезгә булышлык итте.
Әле 90нчы еллар азагында ук Русия компанияләре фән белән шөгыльләнгән: космик, энергетика, атом сәнәгатен үстергән өчен «кара исемлек»кә эләкте. Ун елдан соң бу тыюларны америкалылар алып ташлады! Аларның космонавтикасы безнең эшләнмәләрдән башка яши алмый икән.
Русиягә каршы 24 февральгә кадәр 2 754 санкция кертелгән, ә аннан соң – 7 802. Барлыгы -10 556. Бу Иранга караганда (3,6 меңгә якын санкция) - өч тапкыр диярлек һәм Сүриягә караганда (2,6 меңгә якын санкция) дүрт тапкыр күбрәк.
Инициаторлар безнең илдә финанс-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси коллапс булдырырга ниятләгән. Көчле залплар белән бәрделәр. Барлык халыкара килешүләргә карамастан, SWIFT түләү системасын һәм алтын валюталы резервларны блокировкаладылар.
Русия егылмады гына түгел, ул алга таба ышанычлы адым ясады. Безнең республикада шулай ук санкцияләргә каршы тору механизмы булдырылган, ул ныклыкка сыналган һәм тулы куәтенә эшли".