+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 июнь 2022, 05:45

Шәһәр көне искиткеч концерт белән тәмамланды

3 июньдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Сибай шәһәре көненә багышланган бәйрәм чарасында катнашты.

Шәһәр көне искиткеч концерт белән тәмамландыШәһәр көне искиткеч концерт белән тәмамланды
Шәһәр көне искиткеч концерт белән тәмамланды
– Кадерле сибайлылар, якташлар, бәйрәм белән! Сезне бүген биредә зур бөтенрусия чарасы уза торган мәйданда күрүемә шатмын. Ул Сибайда уза, чөнки нәкъ менә бу җир Урал, Башкортстан һәм бөтен Русия икътисадын үстерүгә юнәлтелгән зур күләмле чаралар үткәрә ала. Сезгә яхшы кәеф һәм ныклы сәламәтлек телим. Бәйрәм белән! - диде Андрей Назаров.

Андрей Назаров казанышлары өчен хезмәт алдынгыларын бүләкләде. Башкортстан Хөкүмәтенең Мактау грамоталары белән Башкортстан Республикасының Сибай шәһәре хакимиятенең мәгариф идарәсе методисты Лилия Ганиева; Башкортстан Дәүләт бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең хирургия бүлеге өлкән шәфкать туташы Марина Бондарева һәм башкалар бүләкләнде.

Шәһәр көне эстрада йолдызлары катнашлыгында бәйрәм концерты белән тәмамланды.

Фото: правительстворб.ру


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас