+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 июнь 2022, 12:55

Урта дингез буенда җирдәге оҗмах илендә...

Төрле илләрдәге яшәү, тормыш, көн итү турында кызыксынып укыйбыз. Мин дә чит илләрдәге яшәеш турында укырга бик ярата идем. Күптән түгел үземә дә берничә ай чит илдә булырга туры килде. Анда күргән, ишеткән, аптыраткан, сокландырган, шаккатырган вакыйгалар хакында сезнең белән дә уртаклашасым килә.

Урта дингез буенда җирдәге оҗмах илендә...Урта дингез буенда җирдәге оҗмах илендә...
Урта дингез буенда җирдәге оҗмах илендә...
Яһүдләр иле

Израильга китү көтмәгәндә булды. Әзерләнергә ике көн калган иде, һәм менә без самолетта.
Тель-Авивка килеп төшкәндә июль азагы иде. Һава температурасы – 40-43 градус. Тик, Ходайның рәхмәте, тынны куыра, хәлне ала торган түгел. Бик нык эссе булса да, чыдарлык.
Израиль – кечкенә дәүләт. Аның мәйданы 22072 квадрат километр тәшкил итә, көнчыгыштан көнбатышка илне – нибары ике сәгатьтә, ә көньяктан төньякка тугыз сәгать эчендә урап чыгып була. Безнең Башкортстаннан ул бик күпкә кечерәк.
Халык саны биредә тугыз миллионга якын. Израильдә төп милләт – яһүдләр, алар халык санының 75 процентын тәшкил итә, икенче урында – гарәпләр. Күп җирдә, шул исәптән бездә, демографик кризис турында дистә еллар сүз алып барылса, биредә исә халык саны елдан-ел арта икән. Әйтик, 2018 елда туучылар саны 185 мең булса, үлүчеләр 45 мең кеше тәшкил иткән. Килешәсездер, аерма бик зур. Моннан тыш, илгә бик күп иммигрантлар керә.

Җирдәге оҗмах

Израильне юкка гына “җирдәге оҗмах” дип атамыйлар. Биредә искиткеч яхшы климат. Илне өч яклап өч төрле диңгез юа – Урта, Кызыл һәм Үле диңгезләр. Билгеле ки, ял итү урыннары, сәламәтләндерү курортлары бик күп.
Үле диңгез Җир шарының иң түбән ноктасы буларак билгеле. Атамасы әйтеп торуынча, анда тереклек ияләре юк, ә тоз концентрациясе искиткеч тыгыз булганлыктан, суда озак торырга ярамый. Иң күбе – ун минут. Суда минераллар күп, шуңа да ул дәвалану өчен яхшы. Океан суы белән чагыштырганда, биредә су 8,6 тапкыр “тозлырак”. Биредәге су кешене яхшы күтәрә, шуңа да суда аякларны сузган килеш утырып торып була, бу – бик кызык һәм сәер күренеш, әлбәттә. Үле диңгездә батып булмый, дип саналса да, статистика күрсәтүенчә, биредә ел саен 15-20 кеше бата, диләр, аларның барысы да диярлек чит ил кешеләре икән.
Әйткәндәй, Израиль халкы бу диңгезне “Үле” дип түгел, ә “Тозлы” дип атый. Үзләренең телендә бу урын “Ям-ма-мелах” дип йөртелә, ә диңгез буенда урнашкан Эйлат шәһәре ял итүчеләр, туристлар өчен иң кулай урын буларак билгеле.

Гаилә кыйммәтләре

Бу ил мине гаиләгә булган җылы мөнәсәбәтләр белән сокландырды, биредә кеше өчен иң төп кыйммәт – аның гаиләсе дип санала. Шунысын да әйтергә кирәк: илдә аерылышулар саны бик аз икән, 1000 никахка 1,2 процент тәшкил итә. Бу исә биредә диннең көчле булуы белән аңлатыла: яһүдләр дә, гарәпләр дә дини халык. Автобуста барганда, мәсәлән, мөселманнарның, вакытларын әрәм итмичә, дисбе тартып барулары – гадәти күренеш. Гарәп кызлары кияүгә иртә чыга, 18 яшькә тиклем тормыш коручы кызларның саны зур, диләр.
Бездән аермалы буларак, Израильда хатын-кызлар саны ирләргә караганда азрак, шуңа да хатыннар – почетта. Биредә балалар белән кинога, кафеларга, балалар мәйданчыгына күбрәк ирләр йөри, урамда адым саен диярлек куелган спорт мәйданчык­ларында да күбрәк әтиләр, биредә алар сабыйлары белән төрле тренажерларда шөгыль­ләнә. Иртә белән балаларны мәктәпкә, бакчага илтү дә күбрәк ирләр өстендә. “Ир балаларны мәктәпкә алып китә, ә без бу вакытта йоклыйбыз, без тиешенчә ял итәргә тиеш, үзеңне формада тоту кирәк!” – дип аңлатты миңа бер ханым.
Ә мәктәптә укулар сәгать иртәнге җидедә башлана, чөнки төшкелеккә тиклем бушарга кирәк. Югыйсә, төш вакытында биредә бик нык кыздыра, эсселек 50 градусларга җитә, хәтта артып та китә. Шуңа да биредә, кая гына карама, су белән кулерлар тора, алар безнең элекке газировка будкаларын хәтерләтә: кемнең эчәсе килә, рәхим итеп эчә ала. Урамнарда һәм предприятиеләр территориясендә, безнең элекке су колонкалары кебек, су эчү өчен куелган кечкенә фонтаннар бик күп. Шулай ук һәр бинада – кондиционерлар, аларсыз яшәү биредә мөмкин түгел.
Гомумән, илдә гаилә традицияләре бик ныклы, ялларны гаилә балалар белән бергә үткәрә. Һәр җирдә яшеллек булганлыктан, хәтфә чирәмдә домино, шахмат-шашка кебек төрле уеннар уйнап, китап укып утырган гаиләләр монда бик күп, һәм, әйтергә кирәк, күңелле күренеш. Я булмаса, гаилә термос белән чәй, балаларга татлы ризык алып, паркка чыгып утыра, шулай ук диңгез буе да гаилә белән ял итәргә бер дигән урын.
Ял – биредә, чыннан да, ял, ә бездәгечә спиртлы эчемлекләр эчеп, күңел ачу түгел. Алга узып, шуны әйтим: биредә ничә ай булып, мин бер генә эчкән кешегә дә юлыкмадым. Биредә урамда тәмәке тарткан кеше дә юк. Хәер, бер исерек адәмне күрдем, ул да урысча сүгенә иде...

Балалар – илнеке!

Балалар дигәннән, илдә аларга игътибар һәм кайгырту зур. Бу илнең сәясәте шундый: балалар гаиләнеке түгел, ә Израильнеке. Балаларга кычкыру түгел, тавыш күтәргән кеше дә юк. Шуңа да алар үзләрен бик ирекле тота, әмма һич кенә дә әрсез, яки әдәпсез, тәрбиясез түгелләр. Киресенчә, бик тыйнаклар, киенеп йөрүләре буенча бик нык аерылалар. Биредә, гомумән, тәннәрен ачып, ярымшәрә йөрүче юк. Пляждан чыкканда бездәге, яки башка илләрдәге кебек, купальник белән ярымшәрә килеш чыгарга ярамый, пляждан чыккан җирдә охранник утыра һәм ул мондый кыяфәттә шәһәргә чыгармый.
Балаларның рухи үсеше турында бик зур хәстәрлек күрелә. Аларны даими рәвештә музейларга, киноларга, китапханәләргә йөртәләр. Гомумән, илдә ватанпәрвәрлек көчле, балаларны шундый рухта тәрбиялиләр, чөнки бу ил кечкенә, тирә-якта сугышлар гел булып тора.
Балаларга әти-әниләре кычкырмыймы, кул күтәрмиме – болар катгый даими контрольдә, социаль хезмәтләр бик каты эшли. Кыскасы, Израиль балаларының балачагын бәхетле балачак дип әйтеп буладыр.

Мылтыклы кызлар

Израильдә армиядә ир-егетләр генә түгел, кызлар да хезмәт итә. Ир-егетләр өчен – хәрби хезмәт өч ел, кызлар өчен – ике ел. Дини инанулары буенча хезмәт итәргә алынмаганнар өчен альтернатив хезмәт каралган. Миңа, мәсәлән, музейда ресепшнда килгән кешеләрне сәламләп каршы алып, килеп туган сорауларын хәл итүче егет белән танышырга туры килде, ул биредә шулай альтернатив хезмәт үтә иде.
Тагы бер кызыклы үзенчәлек: солдатлар ялга өйләренә кайтып йөри. Җомга көнне урамнар, транспорт мылтык аскан хәрби киемлеләр белән тула – солдатлар өйләренә ялга кайта.
Җәй көне шундый эссе торуын исәпкә алып, хәрби киемдә, итектән булган бу солдатларга карата кызгану хисе туа. Алар исә, электричкага кереп утырып, автоматын читкә куеп, йоклап китә. Ходайның рәхмәте, коралга үрелүче кеше юк, бу хәлгә, күрәсең, үзләре күнегеп беткән.
Коралны иркен рәвештә шулай урамда тотып йөрүләрен күреп, мин дә бик күп тапкырлар үз-үземә сорау бирдем. Бу балаларга корал тоттырып, ике көнгә үз ирекләренә чыгарып җибәргәч, аларга ышаныч бик зур булырга тиеш бит инде? Коралның тиеш булмаган җирдә атмавына, тәтенең хәрәкәткә килмәвенә хәрби командование инанган булырга тиеш?
– Мондый ышаныч булсын өчен хөкүмәт аларны кечкенәдән тәрбияли, законнарны биредә урап узып булмый – алар катгый үтәлә. Патриотик тәрбия нык көчле, – дип сөйләде миңа бер танышым.
Солдатлар өйләренә кайткач, устав буенча, коралны сүтеп, өчкә бүлеп, өч бүлмәгә – өч урынга аерым алып куярга тиеш икән. Бу нәрсә өчен шулай эшләнә? Әгәр дә берәр солдат кызып китеп, автоматка үрелер булса, ул сүтелгән булырга һәм берничә бүлмәдә булырга тиеш. Бу очракта аны тиз генә җыеп булмый. Димәк, кире уйлар, яки суыныр өчен өстәмә вакыт бирелә.
...Төрле илләрдә, шул исәптән бездә дә, балаларга корал белән ташланучыларны исәпкә алсак, Израиль халкының яшь буынны тәрбияләве хөрмәткә лаек. Җомга, шимбә көннәрендә урамнарда меңәрләгән автоматлы кызлар һәм егетләр йөри, һәм алар, беркемгә бернинди зыян салмыйча, якшәмбедә исән-имин хәрби частьларына барып җитә. Менә бу, ичмасам, армия!

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.
(Дәвамы бар).


Автор:Гөлнара Гыйлемханова
Читайте нас