

“Мактау ордены, Салават Юлаев, “Башкортстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, “Башкортстанның атказанган энергетигы”, “Русиянең ягулык-энергетика комплексының мактаулы хезмәткәре” исемнәре. Бу - дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе Рафаэль Байдәүләтов билгеләп үтелгән бүләкләрнең бик аз өлеше генә. Бүген ул - безнең “Горурланырга сәбәп” рубрикабызның герое.
Рафаэль Ибраһим улы Байдәүләтов хезмәт юлын Магнитогорск металлургия комбинатында электромонтер булып башлады. Техник училищены тәмамлаган белгечул чакта Башкортстан Хөкүмәтенең Премьер-министры булачагын һәм төбәкнең мөһим мәсьәләләрен хәл итәчәген күз алдына да китерә алмагандыр, мөгаен.
1998 елда, дефолт чорында, республиканы кризистан чыгарырга кирәк иде. Рафаэль Байдәүләтов Башкортстанда УМПОны да, Нефтекама автозаводын да һәм Уфа троллейбус заводында да җитештерүне тергезүдә катнашты.
Исегезгә төшерәбез: “Горурланырга сәбәп” - ЦУР һәм БСТ телеканалының уртак проекты.
Сез кем белән горурланасыз? Поводгордиться.рф сайтында махсус форманы тутырыгыз - геройның казанышларын тасвирлагыз, аның фотосын куегыз һәм үз адресларыгызны күрсәтегез".