ЮХХДИ мәгълүматларына караганда, бу хәл Бүздәк районында булган. Бер авылга кергәндә мопедта 12 яшьлек малай, борылышка сыймыйча, юл читенә чыгып очкан. Ул төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
Аны башта - урындагы дәваханәгә, аннан соң Уфада медицина учреждениесенә озаталар.
Мопедны үсмергә мал көткән өчен әтисе бүләк иткән икән. Авария вакытында балада шлем да булмаган. Хәзер малайның әтисенә административ җаваплылык яный.
Фото: bash.news сайтыннан.