

Бүген кич республиканың кайбер районнарында көчле яңгыр көтелә. Температура 21 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә 13 градус булуы көтелә. Синоптиклар сишәмбедә көн дәвамында яңгыр вәгъдә итә, ә температура тагын да түбәнрәк — 16 градуска кадәр.
Чәршәмбе көнне Уфада яңгыр явуы көтелә. Көндез һава температурасы 14 градуска кадәр күтәреләчәк. Пәнҗешәмбедә кичкә кадәр яңгыр явачак, 16 градуска кадәр җылы булыр дип фаразлана.
Җомга көнне дә болытлы һава торышы көтелә, әмма яңгырсыз. Температура +19 градус. Ял көннәрендә яңгыр вәгъдә итмиләр, ә температура 21 градуска кадәр күтәреләчәк.
Фото: Башинформ