Анда республиканың көньяк районнары мөселманнары Мәләвез, Куергазы, Күгәрчен, Зианчура, Зилаер, Бөрҗән районнарыннан килгәннәр иде.
Сәламләү сүзләре белән хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлгенә Абдуллина, Башкортстан Диния нәзарәтенең районнар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Радик хәзрәт Мирасов, республиканың көньяк районнары ахуны Рәсүл хәзрәт Янбаев чыгыш ясадылар. Имамнар үз чыгышларында ислам динен кабул итү тарихы, вәгазьләр һәм үгет-нәсихәтләр турында сөйләде.
Чараның программасы киң иде. Төрле тирмәләрдә яулык бәйләү, җәядән ук ату, ораторлык сәләте буенча мастер-класслар һәм балалар арасында Коръән уку буенча конкурслар үткәрелде. Балалар өчен аттракционнар эшләде, сәүдә оештырылды.
Намаздан соң чарага йомгак ясалды.
Мөселманнар сабантуе кешеләргә мәгърифәт кенә түгел, ә танышу, берләшү, яңа белем алу һәм рухи яктан баю мөмкинлеге бирде.
Фото: Башинформ