+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 Июня 2022, 10:30

Кояш, су һәм комлыклар белән дус булыйк

Республика сулыкларында пляжлар ачыла башлады. Бу хакта бүген Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров хәбәр итте.

Кояш, су һәм комлыклар белән дус булыйкКояш, су һәм комлыклар белән дус булыйк
Кояш, су һәм комлыклар белән дус булыйк

“Соңгы биш елда бездә пляжлар саны ике тапкыр артты: 68дән 137гә җитте, – диде ул. - Аларның 52се – елгаларда, ә 85е сусаклагычларда, күлләрдә һәм буаларда ачылды. Бу күрсәткеч буенча Башкортстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында алдынгы урында бара. Әмма без моның белән генә тукталып калмыйбыз, 2024 елга республикада ким дигәндә 200 пляж булырга тиеш”.

Әлеге максатка ирешү өчен кешеләр күпләп ял иткән урыннарда район-шәһәр хакимиятләре, эшкуарлар һәм оешмалар белән бергә яңа пляжлар ачу эше оештырыла. “Су коену урыннары барып җитү өчен җайлы, ял итү өчен уңайлы һәм теләгән һәркемне сыйдыра алырлык булырга тиеш”, – дип белдерде Фәрит Гомәров.

Комитет рәисе муниципалитетлар бәла-казаны кисәтү эшен оештырырга һәм су керү хәвефле яки рөхсәт ителмәгән урыннарга даими күз-колак булырга кирәклеген кисәтте.

“Быел, кабул ителгән чараларны исәпкә алып, су объектларында үлем күрсәткече кимер дип фаразлыйбыз. Яңа ачылачак өстәмә 27 пляж булуы да моңа булышлые итәр, мөгаен. Бүген 91 пляж ял итүчеләрне каршы алырга әзер. Благовар, Краснокама, Стәрлетамак һәм Шаран районнары гына бераз артка сөйри”, – диде ведомство җитәкчесе.

“Безгә нәрсәгә әзер булырга? – диде төбәк Башлыгы Радий Хәбиров. – Безгә, гадәттә, җәй көне кеше күп килә. Әгәр эссе булса, алар судан чыкмаячак. 2019 елның җәен хәтерлисезме? Ул чакта бик күп кеше суга батып үлде. Шуңа һәр очракка әзер булырга, барысын да алдан хәстәрләргә кирәк”.

Игътибар! Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты сайтында корылмалар белән җиһазландырылган пляжларның интерактив картасы урнаштырылган.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас