Май башыннан Башкортстан белән идарә итү үзәге – «Инцидент-менеджмент» һәм Кире элемтә платформасы - балаларның ял итү урыннарында тәртип урнаштыру үтенече белән 71 мөрәҗәгать теркәгән.
Әйе, иң беренче чиратта - хәвефсезлек! Бәләбәй халкы социаль челтәрләрдә Чапаев урамындагы парк турында комментарий калдырган – анда тәртип урнаштыруны һәм аттракционнарны матурлауны сорыйлар. Без Бәләбәй районы хакимиятеннән коллегалар белән элемтәгә кердек. Аттракционнарда тәртип урнаштырдылар.
Тагын бер мөрәҗәгать Октябрьский шәһәреннән килде. Анда Луначарский ур., 4а адресы буенча урнашкан «Кыңгырау» балалар бакчасында авария хәлендәге койма булган. Октябрьский хакимиятеннен коллегалар сигналга тиз арада җавап бирде. Койманы ремонтлаганнар һәм буяганнар.