

"Башкортстан халкы һәм кунаклар республика буйлап комфортлы йөрергә тиеш, шуңа да без заманча юл буе сервисы объектлары булдыру өстендә эшлибез. Аларга кирәк булган участоклар сайлап алынган инде, инвесторлар белән 70 проектны гамәлгә ашыру буенча эшлибез, инвестицияләрнең гомум күләме 8 миллиард сумнан артык булачак.
Модульле объектларның миллилилек ярдәмендәге форматы эшләнгән; кафе 10 утырту урынына исәпләнгән. Без тиз төзелә торган сервис объектларына, шул исәптән модуль конструкцияләрдән төзеләчәкләренә дә субсидияләр бирү тәртибен расладык; карарга кул куйдым инде. Инвестор чыгымнарның 70 процентын кире кайтара һәм 7 миллион сумга кадәр акча алачак.
Гамәлгә ашыруның һәр этабында барлык инвестицион объектларны Башкортстанның үсеш корпорациясе белгечләре озата барачак; алар мәйданчыкны сайларга, бизнес-план төзергә, хакимият органнары белән коммуникацияләр корырга һәм дәүләт ярдәме чараларын алырга ярдәм итәчәк. Һәр проектка шәхси менеджер беркетелә", - дип яза Андрей Нащвров.