

"ВКонтакте"дагы "Моя Уфа" сәхифәсендә су агымы шәхси йорт ихатасына килеп керү турында видеоязма куелды.
Бу хәл Бишбүләк районында булган.
Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, озайлы яңгырлар нәтиҗәсендә су Ает авылындагы участокларга үтеп кергән. Ул торак йортларга эләкмәгән. Су туплану сәбәбе - яңгыр сулары агу юллары булмау. Вәзгыять ведомство тарафыннан контрольгә алынган, су табигый юл белән китәргә тиеш.
Искәртеп узабыз, "Башгидромет" мәгълүматларына караганда, республикада соңгы атнада бер айлык явым-төшем нормасы яуган, моңа Каспий диңгезе ягыннан килгән көньяк циклон сәбәпче булган.