+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 июнь 2022, 13:36

Ике яшь егет авыр хәлдә...

Кичә Мәләвездә җиңел һәм йөк машиналары катнашлыгында коточкыч авария булган.

Ике яшь егет авыр хәлдә...
Ике яшь егет авыр хәлдә...
Кичә, 6 июньдә, Мәләвездә "Лада" һәм "КамАЗ" йөк машинасы бәрелешкәннәр. Төбәк автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәте Смоленск урамында булган.

Авариядә 36 яшьлек йөк машинасы йөртүчесе гаепле булып чыккан. Сулга борылганда ул хәрәкәт итүче "Лада" машинасы белән бәрелешкән.

Җиңел машина водителен һәм аның пассажирын авыр җәрәхәтләр белән дәваханәгә салганнар. Билгеле булганча, алар шәһәр буенча халыкка аш-су тараткан. Хәзер Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тикшерү үткәрә.

Фото: bash.news сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: