+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 Июня 2022, 09:05

Киләсе елга алданган өлешчеләр проблемасы хәл ителәчәк

"Башкортстан проблемалы объектлар саны кимегән биш төбәк арасына керде", - дип язган Премьер-министр Андрей Назаров социаль челтәрләрдә.

"Территорияләрне үстерү федераль фонды шундый мәгълүмат китерә, I квартал нәтиҗәләре буенча без 23 йортның алданган өлешчеләренең хокукын тергездек.

Башкортстанга Хәбиров командасы килгәндә биредә 10 меңнән артык алданган граждан исәпләнә иде. Узган 3,5 ел эчендә без 7 меңгә якын өлешченең хокукын тергездек, бу - проблемалы 76 объект.

Быел без 18 йортны файдалануга тапшырырга планлаштырабыз, ә 2023 ел ахырына проблеманы тулысынча хәл итәргә телибез. Республика Башлыгы бу мәсьәләне аерым контрольдә тота. Без Русия Президентының өлешләп түләүчеләрнең акчаларын җәлеп итеп төзелгән һәм файдалануга кертелмәгән күчемсез милек объектларын төзүне тәмамлау турындагы йөкләмәсен тормышка ашыру буенча системалы эш алып барабыз.

Бүген Башкортстан Прокуратурасында Русиянең Генеральный прокуроры урынбасары Николай Шишкин катнашлыгында узган киңәшмәдә бу турыда тулырак сөйләштек.

Өлешчеләрнең хокукларын тергезү - безнең республиканың социаль-икътисади үсеше стратегиясенең төп бурычларының берсе, монда без ике юнәлеш буенча эшлибез:

Беренчесе - мәсьәләне үз көчебез белән хәл итәбез; моның өчен республикада Гражданнар хокукларын яклау фонды булдырылды.

Икенчесе - федераль ачык хокукый компания булган Территорияләрне үстерү фонды механизмнарын актив кулланабыз, аннан якынча 10 млрд. сум көтәбез. Шулай ук проблемалы яңа объектлар барлыкка килүне кисәтү максатында без хокук саклау органнары белән хезмәттәшлекне җайга салдык".

Киләсе елга алданган өлешчеләр проблемасы хәл ителәчәк
Киләсе елга алданган өлешчеләр проблемасы хәл ителәчәк
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас