+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 Июня 2022, 11:25

Уфада легендар Даян Мурзинга һәйкәл ачылды

Бүген, 7 июньдә, Уфа “Нур” татар дәүләт театры янындагы скверда легендар партизаннар отряды командиры, Бөек Ватан сугышы һәм прокуратура органнары ветераны Даян Баян улы Мурзинга тантаналы рәвештә һәйкәл ачылды. Тантанада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Русия генральный прокуроры урынбасары Николай Шишкин, Башкортстан прокуроры Игорь Пантюшин, республика Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, дәүләт власте, хокук саклау һәм суд органнары җитәкчеләре катнашты.

Уфада легендар Даян Мурзинга һәйкәл ачылдыУфада легендар Даян Мурзинга һәйкәл ачылды
Уфада легендар Даян Мурзинга һәйкәл ачылды

- Бүген - чыннан да, озак көтелгән көн, һәм мин бүген республика Прокуратурасы җитәкчелегенә зур рәхмәт әйтергә телим, алар безнең Геройга һәйкәл кую башлангычы белән чыкты. Моннан тыш, бу бөек сугышчы, чын разведчик, хокук саклау органнарының искиткеч җитәкчесе, үзенчәлекле шәхес иде. Ул гомере ахырына кадәр Бөек Ватан сугышының иң оптимистик ветераннарының берсе булды, аның белән аралашу һәрвакыт кызыклы иде. Бүген, һәйкәлне ачып, без аның тормыш юлына һәм батырлыкларына хөрмәт күрсәтәбез, һәм без аннан үрнәк алабыз, аның турында истәлек саклыйбыз. Украина территориясендә махсус хәрби операция вакытында батырлык һәм каһарманлык мисаллары күрсәтүче геройларның, егетләрнең яңа буыны үсеп килә, - диде Радий Хәбиров тантанада.

Русия генральный прокуроры урынбасары Николай Шишкин, республика Прокуратурасы ветераны Чыңгыз Газизов, Даян Баян улының оныгы Альбина Мурзина чыгыш ясап, легендар якташыбызга һәйкал төзүдә катнашкан, аның исемен мәңгеләштерүгә көч салучыларга рәхмәт сүзләре әйттеләр.

Даян Мурзин. “Кара генерал”... Бөек Ватан сугышы елларында бу шәхеснең исеме легендага әйләнә. Партизаннар отряды командиры Сидор Ковпак, чех һәм словак патриотлары армиясен оештыручы Людвиг Свобода, Чехословакия коммунистлары җитәкчесе Клемент Готвальд һәм башка бик күпләр аны яхшы белә, үзләренең дусты дип саный. Даян Мурзинның исеме Адольф Гитлерга да таныш була. Партизаннар отрядының курку белмәс җитәкчесен ул үзенең шәхси дошманы дип атый.

Даян Мурзин – Чехословакия Герое, Чехия һәм Словакиянең 16 шәһәренең, башкалабыз Уфаның шәрәфле шәхесе, ул ике Кызыл Байрак, ике Кызыл Йолдыз, “I дәрәҗә Ватан сугышы”, Чехословакиянең I дәрәҗә “Хәрби тәре” орденнары, ЧССР азатлыгы өчен Алтын йолдыз, I һәм II дәрәҗә Партизан ордены һәм медале, СССРның 12 һәм чит илләрнең 13 медале, Чехословакиянең Злин шәһәре муниципалитетының Көмеш кылычы һәм исемле коралы белән бүләкләнгән.

Исегезгә төшерәбез: бу - Башкортстанда “Кара генерал”ның икенче скульптурасы. Узган елның декабрендә Кушнаренко районы үзәгендә Даян Мурзинга бюст ачылды. Аның авторы - Илдус Закиров.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас