+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 июнь 2022, 10:20

Кечкенә авыл тарихы - ул халык тарихы

Стәрлебаш районында юкка чыккан Сөлеклекүл авылы урынында "Атайсал" проекты кысаларында истәлек стеласы урнаштырылды.

Кечкенә авыл тарихы - ул халык тарихыКечкенә авыл тарихы - ул халык тарихы
Кечкенә авыл тарихы - ул халык тарихы


Истәлекле стела урнаштыру идеясе авыл Советы сессиясендә активистлар һәм депутатлар, аерым алганда, шушы авылдан чыккан Алег Кирәев тарафыннан яңгыратыла. Авыл хакимияте дә бу башлангычны хуплый.
Алег Габдрәүф улы стеланы урнаштыру кешеләр хәтерендә гаилә тарихын, тамырларны саклап калырга ярдәм итәчәк, дип саный. Кечкенә авыл тарихы – ул халык тарихы, ул безнең тамырларыбыз. Үткәннәрдән башка бүгенге юк, бүгенгедән башка киләчәк юк. Үткәндә яшәгән кешеләр истәлеген саклап калу халыкның рухиятен, әхлагын югалтмаска ярдәм итәчәк. Үсеп килүче буында патриотлык һәм кече Ватан өчен горурлык хисе тәрбияләүгә булышлык итәчәк.
Төп хәйриячеләр - район Советы депутаты А.А. Әхмәров, Кирәевлар гаиләсе, шулай ук авыл хакимияте дә ярдәм күрсәтте.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас