+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 Июня 2022, 10:05

Мәскәүлеләрдән өйрәнсәң дә була!

7 июньдә узган "Медиаҗыен" форумында Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе, "Вся Уфа" телеканалы директоры Азамат Янбирдин "Digital төбәк мәгълүмат чаралары өчен яңа чынбарлык өндәмәләре" секциясенең модераторы булды.

Мәскәүлеләрдән өйрәнсәң дә була!Мәскәүлеләрдән өйрәнсәң дә була!
Мәскәүлеләрдән өйрәнсәң дә була!

Мәйданчыкның төп спикеры булып "Москва Медиа" берләштерелгән ТВ һәм мәгълүмат проектлары департаменты җитәкчесе урынбасары, "Россия1" телеканалының яңа медиа хезмәте башлыгы Марина Сезина чыгыш ясады.

Азамат Янбирдин Марина Сезина белән узган елның февралендә танышкан. "Вся Уфа" телеканалы хезмәткәрләре "Москва-24" каналы редакциясенә укырга барган.

Азамат Янбердин "Москва 24" каналының күп кенә "фишка"лары "Вся Уфа" телеканалы тарафыннан кабул ителде, мәсәлән, башкала халкыннан мессенджерларга яңалыклар җыю, көн яңалыклары турында ике алып баручы белән иркен шартларда фикер алышу, дип ассызыклады.

Контент җитештерү генә түгел, социаль челтәрләрдән файдаланучылар белән даими элемтә "Мәскәү 24" телеканалының smm-эшендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе дип аталды. Шулай ук бу - социаль сораштырулар үткәрү, җентекләп сайланган дизайн һәм башка бик күп нәрсәләр. Каналның даими социаль челтәрләре сәхифәләре арасында - вакыйгалар урыныннан кадрлар, стрималар һәм башкалар.


Марина Сезина Mediascopeның бүгенге көндә Русиядә нинди социаль челтәрләр һәм мессенджерлар булуы турында мәгълүматын тәкъдим итте. Иң зур аудитория - ул Telegram, бу мессенджер халыкка мәгълүмат бирү өчен яхшы. "ВКонтакте" Русиядә иң популяр социаль челтәр булып кала, Инстаграмм, Фейсбуктан файдаланучылар хисабына аудиторияне арттыра.

Алга таба эксперт телеканал редакциясенең ничек оештырылуы, анда нинди бүлекләр булуы, телеканалны алга этәрү өчен нинди социаль челтәрләрдән файдаланулары турында сөйләде. Социаль челтәрләрдә ничек рәсмиләштерелүе, смартфон кулланучыларның яңалыкларын җиткерү өчен коллаборация мисаллары, каналның социаль челтәрләренә аудиториянең игътибарын җәлеп итү ысуллары белән уртаклашты.

Спикер киңкүләм мәгълүмат чараларына ешрак социаль челтәрләрдәге файдалы мәгълүматны кертергә тәкъдим итте: чек-битләр, инфографика, инструкция, товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә күзәтү, лайфхак һәм цитаталар, ә яңалыкларны эфирлада тамашачыларга кызыклы вакыйгага әйләндерергә.

Секциядә журналистлар, матбугат хезмәтләре, Уфа шәһәре хакимияте вәкилләре катнашты.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас