Потенциаль һәм инде күптәнгеләр. Без аларга күп нәрсәләр күрсәттек.
Кунаклар халыкны нәрсә борчуы, трасса буйларында, ял итү урыннарында нәрсәләр кирәклеге турында сорашты. Җавап бирдек, әлбәттә. Аның нинди булуы аңлашыла. А пунктыннан Б пунктына барганда бәдрәф табу - проблема. Бигрәк тә кышын. Бу хакта әйтүе дә җиңел түгел кебек, ә һәркемгә кагыла.
Юл буе сервисы культурасы әле Башкортстанда барлыкка гына килә. Цивилизацияле юл буе сервисы, җылы бәдрәф, кайнар су, нормаль кунакханәдә йоклау мөмкинлеге белән. Барысы да каралган комплекслар булганда, бик яхшы. Объектларның берсе - биредә: https://vk.cc/cedA2J Башкортстан Хөкүмәтендә эшләнгән ярдәм чаралары һәм менә безнең кунакларыбыз кебек инвесторлар ярдәмендә бу мөмкин.
Башкортстандагы планнар турында исегезгә төшерәбез - 2024 елга кадәр юл буе кафелары һәм кунакханәләре хезмәтләре күрсәтү буенча 1000 объект төзү. Планнар яхшы бит! Көтәбез.