Уфада Мәҗит Гафури исемендәге парктагы юлны ремонтлау үтенечен безнең мәгълүмат системалары тотты. Янәшәдә генә урыс драма театры, фонтан, балалар күңел ачу паркы. Шәһәр халкының һәм башкала кунакларының яраткан ял итү урыны, ә юлларда - чокырлар.
Проблеманы хәл итүгә Уфаның Октябрь районы хакимиятеннән коллегалар да кушылды. 6 июньдә юл асфальтланды.
Подъездның козырегын ремонтлауда ярдәм сорап Уфа районының Алексеевка авылында яшәүче бер ир-ат мөрәҗәгать итте. Йорт иске, теләсә кайсы мизгелдә җимерелергә мөмкин дип борчыла ул. Бу хакта 21 майда социаль челтәрләрдә язган.
"Алексеевка" ЖЭУ" идарәче компаниясе хезмәткәрләре козырекның торышын тикшерде һәм ремонт эшләренә кереште. 30 майда терәк баганалар куелды. Хәзер конструкция ышанычлы, ә халык тыныч.
Һәм бераз саннар.
30 майдан 5 июньгә кадәр узган атна эчендә безнең мәгълүмат системалары 4756 мөрәҗәгать теркәгән, 4243 мөрәҗәгать эшләнгән.