ЮХХДИ хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, кичә, 8 июньдә, иртәнге сәгать 10да 33 яшьлек ир-егет Кольцевая урамы буенча 138нче йортны «ВАЗ-2109» автомашинасында үтеп барганда 14 яшьлек үсмерне бәрдергән. Шуны билгеләп үтәргә кирәк:
бала машиналар йөрү өлешен юл кагыйдәләрен үтәмичә, җәяүлеләр кичүе булмаган урыннан чыгып барган булган.
Авария нәтиҗәсендә имгәнгән егет дәваханәгә озатылган. Әлеге вакытта бу хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.
Гомумән алганда, узган тәүлектә Уфа шәһәре территориясендә башкала дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан 91 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, 5 кеше зыян күргән.
Фото: ГИБДД Уфа сайтыннан.