"Бездә уникаль "Янгантау" һәм "Торатау" геопарклары бар. Төбәктә бик күп буалар, елгалар, күлләр, үсемлекләрнең уникаль төрләре бар. Бездәге көчле шифаханә-курорт базасы - Русиядә иң яхшыларның берсе. Республикада 11 эре шифаханә бар, барысы да йөзлеккә, ә берсе илнең иң яхшы шифаханәләре бишлегенә керә», - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Аның сүзләренчә, җәйге туристлык сезонында "Ирәмәл", "Җилем", "Кандракүл", "Аслыкүл" һәм "Морадым тарлавыгы" табигать паркларында ял итү ихтыяҗы зур. Бу урыннарда Башкортстанның чын матурлыгын күрергә мөмкин. Павловка һәм Нөгеш сусаклагычларының яр буе зоналарында ял итү популяр.
Бу маршрутлар буенча республика туроператорлары ел саен турлар эшли: болар - дәвалау-савыктыру, гастрономия, экологик, танып-белү, атлы, тау чаңгысы, спелеологик һәм этнографик... Алар туристларны башкорт, республика территориясендә яшәүче башка халыклар традицияләре белән таныштыра. "Мөстәкыйль" туристларга уңайлы булсын өчен хәзерге вакытта төбәктә 1,3 мең туристик билге урнаштырылган.
"Шул рәвешле, безнең өчен тар махсуслашу хас түгел, һәр турист үзе өчен күңелгә хуш килердәйне сайлый ала. Иң матур кызлар да Башкортстанда яши, диләр”, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Фото: bashinform.ru