+13 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 июнь 2022, 08:55

Матбугат көненә рәхим итегез!

14 июньдә, Абунәчеләр көнендә, Уфаның Матбугат йорты каршындагы мәйданда күңелле чара үтәчәк.

Сезне Башкортстанның сәнгать осталары концерты көтә.

"Аргамак" рок төркеме, "Ауаз" фольклор ансамбле, Башкортстанның халык артистлары Фәдис Ганиев, Миндигафур Зәйнетдинов, атказанган артистлар Марсель Котыев, Любовь Богатырева, виртуоз баянчы-гармунчы Салават Әкъсәнов, тагы да Лилия Ишемьярова, Илнур Локманов һәм башка бик күпләр үз иҗатлары белән сөендерәчәк. Бәйрәм кунаклары - республикада танылган кешеләр. Ярминкәдә «Китап» нәшриятының китап продукциясе, халык һөнәрчелеге әйберләре сатып алырга мөмкин булачак.

Һәм иң мөһиме – концерт вакытында ук сез республика гәзитләренә һәм журналларына языла аласыз, аларның күбесенә республика халкы инде 100 елдан артык ышана!

Республика басмаларына язылучылар арасында безнең бәйрәмдә искиткеч бүләкләр – тау велосипеды, мультиварка, чыбыксыз наушниклар, тышкы аккумуляторлар (power bank) уйнатылачак. Сез, соңгы вакыйгаларны белеп кенә калмыйча, Абунәчеләр көненнән кыйммәтле приз белән китәргә мөмкинсез!

Игътибар! 6 июньнән 16 июньгә кадәр ташламалы хакка язылу ункөнлеге уза. Сез яраткан басмаларга 10 процентлы ташлама белән языла аласыз. Шулай ук өстәмә ташламалар 1 һәм 2 группа инвалидларына, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә бирелә.

Бәйрәм 11.00 сәгатьтә башлана. Үзегез дә яхшы кәеф белән килегез, дусларыгызны алып килегез! Социаль челтәрләрдә булачак вакыйга турында сөйләгез, билгеләп үтегез!

Автор фотосы.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас