Моңа Каспийдан килгән көньяк циклон сәбәпче булды. Синоптиклар түбән урыннарда Юрүзән, Әй, Сим, Инҗәр, Ләмәз һ.б. елгаларының суы ярлардан чыгарга мөмкин, дип кисәтте.
Социаль челтәрләрдә инде шәхси йортларның ишегалларына һәм бакчаларына су агыла торган видеороликлар йөри: шушы көннәрдә Бишбүләк районының Ает авылында шундый хәл булган. Бу хәлнең картинасы гадел борчылу тудыра – Башкортстанның башка шәһәр һәм авыллары да су астында калмасмы?
Кама бассейны су идарәсе урынбасары, Башкортстан буенча су ресурслары бүлеге начальнигы Виталий Тюр "Башинформ" агентлыгына елгаларда суның штат режимында артуын, әмма республиканың көнбатышындагы зур булмаган елгаларында урнашкан буалар, яки тау-урман зонасындагы зур булмаган сусаклагычлар суы ярларыннан чыгуы ихтимал, дип аңлаткан.
Шулай ук, белгечләр белдерүенчә, әлегә зур елгаларда хәл борчылу тудырмый.
«Якын көннәрдә яңгырлар сирәгрәк һәм кыскарак булачак. Зур булмаган дала һәм тау елгаларында суның берникадәр күтәрелеше шимбә-якшәмбе көннәренә кадәр сакланыр, мөгаен», - дип хәбәр иткән «Башинформ»га Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау буенча идарә башлыгы Вилора Горохольская.
Фото: Башинформ