10,7 млн. русияле катнашуы нәтиҗәсендә, киләчәктә төбәк төзекләндерү программаларына кертеләчәк объектлар сайлап алынды. Бу хакта матбугат конференциясе кысаларында Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасарлары Алексей Ересько һәм Константин Михайлик сөйләделәр.
Русиянең 84 төбәгендәге 1,5 мең муниципалитет җәмәгать фикер алышуына 5 меңгә якын объект тәкъдим итте, шул исәптән - 411 дизайн-проект һәм 4540 төзекләндерү объекты. Тавыш бирүдә Русиянең һәр унынчы кешесе катнашты.
- Мондый эшкә халыкның җәлеп ителүе бик мөһим. Барлык катнашучыларга да әлеге проект белән кызыксынулары, шулай ук төбәкләрдә оештыру эшләре өчен рәхмәт белдерәм, – диде Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин.
Башкортстан Республикасында 2023 елда төзекләндерү буенча җәмәгать территорияләрен сайлау буенча рейтинг тавыш бирүдә төбәкнең 565 882 кешесе катнашты. Республика шәһәрләре һәм районнары арасында халык активлыгы буенча Октябрьский һәм Стәрлетамак шәһәрләре, шулай ук Бишбүләк һәм Дүртөйле районнары алда бара.