+9 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 Июня 2022, 05:16

Штеровкада Русия Герое Миңнегали Шәйморатовка бюст ачылды

8 июньдә республика Башлыгы Радий Хәбиров Луганск Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка бюст ачу тантанасында катнашты. һәйкәлне легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командирына Штеровка авылы янында, генералның фаҗигале үлеме урыныннан ерак түгел урнаштырдылар.

Штеровкада Русия Герое Миңнегали Шәйморатовка бюст ачылдыШтеровкада Русия Герое Миңнегали Шәйморатовка бюст ачылды
Штеровкада Русия Герое Миңнегали Шәйморатовка бюст ачылды

- Без инде генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның һәлак булган урынына беренче тапкыр гына килмибез. Без каһарман ватандашыбыз турында изге хатирәләрне саклыйбыз, - диде Радий Хәбиров. -- Комдивка бюст ачу башлангычы белән чыккан һәркемгә бик рәхмәтлебез. Хәзер Донбасс далаларына килеп, чәчәкләр салырга һәм үзебезнең генералны искә алырга мөмкин булган һәйкәл бар. Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы халкына, аеруча балаларга зур рәхмәт. Алар генерал Шәйморатов тарихын яхшы белә, аның батырлыгын хәтерли. Һәм Донбасс халкын без үз туганнарыбыз дип саныйбыз. Хәзер Украина территориясендә махсус хәрби операция бара. Донецк һәм Луганск халык республикалары, Русия, Башкортстанда туып-үскән яңа геройлар калкып чыга, алар турында без шулай ук хәтеребезне сакларга тиеш. Ә моның өчен безгә бергә булырга һәм бер-беребезгә ярдәм итәргә кирәк.

Бюст ачылганнан соң, Радий Хәбиров һәм Башкортстан делегациясе вәкилләре Миңнегали Шәйморатовның соңгы сугышкан урынына чәчәкләр салдылар. Легендар комдив дошман тылындагы рейдтан чыкканда 1943 елның февралендә һәлак була. Урындагы халык Донбассны немец-фашист баскынчыларыннан азат итү өчен сугышларда башларын салган Кызыл Армия сугышчылары һәм командирлары турындагы истәлекне кадерләп саклый.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас