+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 июнь 2022, 11:25

“Вәкаләтләре җитәрлек, эшләргә генә кирәк!”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Интерфакс" агентлыгына интервьюда территорияләр белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү максатларында муниципалитетларга бирелгән административ һәм икътисади вәкаләтләр турында сөйләде.

“Вәкаләтләре җитәрлек, эшләргә генә кирәк!”“Вәкаләтләре җитәрлек, эшләргә генә кирәк!”
“Вәкаләтләре җитәрлек, эшләргә генә кирәк!”
- Минемчә, вәкаләтләр җитәрлек. Янәсе, вәкаләтләр җитмәү турында сөйләшүләр бик еш була - бу үзеңнең булдыксызлыгыңны аклау омтылышы кебек, башка нәрсә түгел.

Төбәк һәм муниципаль властьларның бергәләп эшләвенең интенсивлыгы республика үзенчәлеге булып тора, ул демократик институтларның эшләвен күздә тота, - диде Радий Хәбиров. - Муниципалитетлар башлыклары сайлана һәм район Советлары тарафыннан билгеләнә. Игътибар итегез, республика Башлыгы тарафыннан түгел. Бу - башкарма властьның ике тармагы. Шуңа да карамастан, бездә - килеп туган хәлгә гомум караш, кадрлар сайлау алгоритмнары бар.

Республика муниципалитетларының мәнфәгатьләрен килештерү һәм координацияләү муниципаль идарә кадрлары белән эшләүдә каршылыклар булмауга ярдәм итә.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас