+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 июнь 2022, 07:40

Башкорт атына - дан!

Башкорт атына багышланган республика фестивален үткәрүгә әзерлек башланды.

Башкорт атына - дан!Башкорт атына - дан!
Башкорт атына - дан!


Баймакта Башкортстан Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Азат Бадранов җитәкчелегендә «Башкорт аты» башкорт токымлы атлар республика фестивален үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышы булды. Катнашучылар әлеге фестивальне үткәрүнең оештыру моментлары турында фикер алышты, үз идеяләрен һәм тәкъдимнәрен әйтте. Аерым алганда, чара август башында Баймак районында Граф күле территориясендә узачак, дигән карар кабул ителде. Анда пленар өлештә Башкортстан Республикасында ат үрчетү, кымыз ясау, халык кәсебе традицияләрен саклау һәм үстерү, башкорт токымлы атлар санын арттыру һәм популярлаштыру мәсьәләләрен каралачак.
Шулай ук кунакларны һәм катнашучыларны бай мәдәни программа көтә. Тамашачылар һәм якын чит илләрдән килгән кунаклар - «Ылак», «Тай-тулак», җәядән ату ярышлары белән хозурлана ала. Кунакларга шулай ук башкорт токымлы атлар катнашлыгында театрлаштырылган тамаша тәкъдим ителәчәк.
— Без хәзерге вакытта Русиядә тиңе булмаган чараны үткәрергә ниятлибез, - дип белдерде Башкортстан вице-премьеры Азат Бадранов. - Хәзерге вакытта әзерлек тулы куәтенә бара, һәм бу киләчәктә федераль статус алачак масштаблы вакыйга булачак. Билгеле булганча, Ватанны саклауга башкорт атлылары зур өлеш керткән, аларны французлар «Төньяк амурлары» дип атаган. Наполеон армиясе белән сугышларда, урыс гаскәрләренең чик буе походларында 28 башкорт полкы катнаша. "Төньяк амурлары" Германияне - Гамбург, Эрфурт, Берлин шәһәрләрен азат итүдә катнашкан һәм җиңү белән Парижга кергән. Без бу чара белән Башкорт атлыларының батырлыгына гына түгел, ә чыдамлыгы һәм талымсызлыгы белән дан тоткан башкорт токымлы атларга да ихтирам күрсәтергә телибез. Тагын бу фестиваль - башкорт аты феномены белән мөмкин кадәр күбрәк кешене таныштыру мөмкинлеге.
Шулай ук, Азат Бадранов сүзләренә караганда, чара вакытында Русиядә иң күләмле атлар парадын уздыру көтелә.

Фото: bv02.info


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас