+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 июнь 2022, 06:30

“Бер-беребезгә ярдәм итәргә тиешбез!”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге рәсми делегация эш сәфәре белән Луганск Халык Республикасында булды.

“Бер-беребезгә ярдәм итәргә тиешбез!”“Бер-беребезгә ярдәм итәргә тиешбез!”
“Бер-беребезгә ярдәм итәргә тиешбез!”
Башкортстан Башлыгы Радий Хәби­ров һәм Луганск Халык Республикасы Башлыгы Леонид Пасечник ике республика арасында хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырдылар.

Леонид Пасечник Башкортстанның идарә командасына һәм халкына зыян күргән тер­риторияләрне тергезүдә зур ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт белдерде.
– Русия төбәкләре безнең шә­һәр­ләр һәм районнарны шефлыкка ала. Башкортстан беренчеләрдән булып безгә ярдәм кулы сузды. Сез Красный Луч шәһәренә ярдәм итә башладыгыз, – диде Леонид Пасечник. – Без бергәләп инфраструктураны, җимерелгән йортларны һәм социаль объектларны тизрәк тергезербез, кешеләргә гадәти тормышка кайтырга ярдәм итәрбез, дип ышанам.
Радий Хәбиров белдерүенчә, республика Луганск халкына ярдәм итүне, икътисадта һәм социаль өлкәдә хезмәттәшлекне үстерүне дәвам итәчәк.
– Башкортстан һәм Донбасс халыклары дуслыгының тарихи тамырлары бар. Безнең бабаларыбыз Бөек Ватан сугышы вакытында Луганск җирләрен яклаган, ә бүген без яңадан нацизмга каршы көрәшә­без, – диде Радий Хә­биров. – Красный Лучка ярдәм күр­сәтүгә зур игътибар бирдек һәм сезгә бел­гечләр – табиб­лар һәм төзүчеләр җибәрдек. Алар халыкка ярдәм күрсәтәчәк, төрле объектларны тергезәчәк. Бу максатта гуманитар колонналар составында без асфальт заводы, төзе­леш техникасы, медицина җиһаз­лары китердек.
Леонид Пасечник белән очрашканнан соң, Радий Хәбиров респуб­ликаның рәсми делегациясе вәкил­ләре белән Луганск үзәгендә Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә мемориалга чәчәкләр салды.
Шул ук көнне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Красный Луч шәһәре хакимияте башлыгы Сергей Рыбальченко белән очрашты. Көн тәртибендә – Башкортстан ягыннан максатлы ярдәм күрсәтү һәм шефлык элем­тәләрен үстерү.
Сергей Рыбальченко Башкортстан җи­тәкчелегенә дуслык, хез­мәттәшлек, Луганскны үстерүгә керткән өлеше һәм җиме­релгән инфраструктураны тергезүдә катнашуы өчен рәхмәт белдерде.
Башкортстан Башлыгы шәһәр хакимияте­нә республика делегациясен җылы кабул иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
– Без шефлыкка алынган терри­ториягә – Красный Луч шәһәренә максатлы ярдәм күр­сәтү турында карар кабул иттек. Алда күп эшләр көтә, – диде Радий Хәбиров. – Шу­­лай ук без гуманитар ярдәм җибә­рүне дәвам итәчәкбез. Һәм урында­гы халыкның барыннан да бигрәк нәрсәгә мохтаҗ булуын безгә хәбәр итүегезне сорыйбыз.
Башкортстан Башлыгы, шулай ук, генерал-майор Миңнегали Шәй­моратов истәлеген мәңгеләштерүгә һәм халыклар арасында дуслык, хезмәттәшлекне ныгытудагы хезмәтләре өчен республика­ның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Очрашу ахырында Башкортстан Хөкүмәте һәм Красный Луч шәһәре хакимияте арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Документка Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров һәм Красный Луч шәһәре хакимияте башлыгы Сергей Рыбальченко кул куйдылар. Килешү Красный Лучка ярдәм күрсәтүне, икътисад һәм социаль өл-кәдә күпьяклы хезмәттәш­лекне үстерүне күздә тота.
Арытаба Радий Хәбиров Красный Луч үзәк күппрофильле шәһәр дәваханәсендә булды. Төбәк җитәкчесе Башкортстаннан кол­легаларына ярдәмгә килгән медицина белгечләре белән аралашты һәм аларның эш шартларын бәяләде.
Мәгълүм булуынча, 11 майда Башкортстаннан Красный Лучка махсус хәрби операция башланганнан алып дүртенче медицина бригадасы җибәрелде. Республиканың сәламәтлек саклау оешмаларыннан 22 белгеч өч күчмә медицина модулендә эшли.
– Биредә безнең юл төзүчеләрдә эшли, тиздән инженерлар киләчәк, әмма урындагы халык медицина хезмәткәрләренә аеруча мохтаҗ, – диде Радий Хәбиров. – Сезгә иң изге рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен җиткерәм. Үзегезне саклагыз, без сезнең алда баш иябез! Ә Башкортстан сезнең хезмәт командировкасын оештыруда бөтен кирәкле ярдәмне күрсәтәчәк.
Красный Лучта яшәүчеләр белән аралашканда Радий Хәбиров медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфаты белән кызыксынды. Шәһәр халкы авыр вакытта ярдәм иткән өчен барлык башкортстанлыларга рәхмәт белдерде.
Арытаба Радий Хәбиров гуманитар ав-то­­колонна составында килгән һәм Красный Луч шәһәрендә монтажлаган асфальт заводы эшенә старт бирде. Моннан тыш, Луганск Халык Республикасына “Башкиравтодор”ның 25 хезмәткәре килде.
Республика җитәкчесе тергезү эшләрендә катнашучы юлчылар бе­лән аралашты.
Луганск Халык Республикасына сәфәре кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Герое, генерал-майор Миң­негали Шәйморатовка бюст ачу тантанасында катнашты. 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командирына һәйкәл ул фаҗигале һәлак булган урыннан ерак түгел Штеровка авылы янында урнаштырылган.
– Без генерал-майор Миңнегали Шәй­моратов һәлак булган урынга беренче тапкыр гына килмибез. Герой ватандашыбыз турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге­лек, – диде Радий Хәбиров. – Комдивка бюст ачу башлангычы белән чыккан һәркемгә рәх­мәтлемен. Хә­зер Донецк далаларында чә­чәкләр салып, генералны искә алырга мөм­кин булган һәйкәл бар. ДНР һәм ЛНР халкына, бигрәк тә балаларга зур рәхмәт. Алар генерал Шәймо­ратовның биографиясен яхшы белә, аның батырлыкларын хәтердә тота. Донбасс халкын да без туганнарыбыз дип саныйбыз. Украина терри­то­риясендә махсус хәрби операция бара. ДНР, ЛНР, Русия, Башкорт­стан­да туып-үскән яңа геройлар барлыкка килә, без алар турындагы истәлекне дә сакларга тиеш. Ә мо­ның өчен безгә бергә булырга һәм бер-беребезгә ярдәм итәргә кирәк.
Бюстны ачканнан соң Радий Хәбиров һәм Башкортстан делегациясе вәкилләре Миңнегали Шәймо­ратовның соңгы сугышы урынына чә­чәкләр салдылар.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас