

“Ата-аналар балаларына куркыныч транспорт чарасын сатып алыр алдыннан уйлансын иде, чөнки моның нәтиҗәсе фаҗигале булырга мөмкин”, – дип билгеләде Башкортстан буенча ЮХХДИ идарәсе начальнигы Владимир Севастьянов.
Ул машина йөртүчеләргә кагылышлы күңелсез статистика белән дә уртаклашты: Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре күптән түгел республикада бер тәүлек эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 1600дан артык очрагын ачыклаган, 62 исерек шофер тоткарланган.
Исереп руль артына утыру беркайчан да яхшылыкка илтми. Үзең зыян күрүең – бер, ә башкаларга зыян салсаң, закон алдында җавап бирәчәксең.
Октябрьский шәһәрендә “Форд Фокус” руле артындагы исерек хатын шәһәр хакимияте бинасы янындагы чәчәк клумбасына килеп менгән. Бу хәл Горький урамында төнлә булган. Хәзер 36 яшьлек хокук бозучыга 30 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Шулай ук, ул ике елга машина йөрү таныклыгыннан да колак кага. Аны кабат алу өчен янә укырга, имтиханнар тапшырырга кирәк булачак.
Мондый хәлдә калучылар арасында тагын бер җинаятькә баручылар да бар. Ришвәт алучы, ришвәт бирүчеләр, бер сүз белән әйткәндә – ришвәтчеләр алар.
Шулай, моннан берничә ел элек Ишембай шәһәрендә яшәүче ике ир уртак танышларына: “Имтиханнар биреп торасыбыз килми, права алып биреш әле”, – дип мөрәҗәгать иткән. Тегесе акчалата бүләк өчен ярдәм итәргә вәгъдә биргән. Һәм кайчандыр үзе белән бергә полициядә эшләгән дустына мөрәҗәгать иткән. Анысы да баш тартмаган – җиңел генә права алырга теләүчеләрне, имтиханнарны тапшырдылар дип, теркәп тә куйган.
Бу эшне оештыручы ярыйсы ук саллы бүләк алган – 71 мең сум. Алай гына да түгел, егетләргә медкомиссия үтеп тормый гына медицина белешмәсе алып бирешкән. Әлбәттә, бушлай түгел. Тегеләргә тагын ике мең сумны чыгарып салырга туры килгән....
Кырын эш кырык елдан соң да беленә. Ничек кенә булмасын, бу эшләр дә беленгән. Экс-полицейскийлар үз гаепләрен танымаган, әмма суд аларны 3 һәм 3,5 елга ирекләреннән шартлы рәвештә мәхрүм иткән.
Ялган таныклык алырга ярдәм итүче кеше суд алдына баса, ә юл йөрү кагыйдәләрен белмичә яисә үтәмичә йөрүчеләр юлда башын сала.
Шундый юл-транспорт һәлакәте Мәләвез шәһәрендәге Яр буе һәм Смоленск урамнары киселешендә була. Анда “ВАЗ-2109” һәм тагылмалы “КамАЗ” бәрелешәләр.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, җиңел автомобиль маневрын светофорда ут януның соңгы секундында тәмамлый, ә “КамАЗ” йөртүче аңа хәрәкәт өстенлеген бирми. Нәтиҗәдә, алар бәрелешә. Җиңел машинадагы 19 яшьлек шофер бик нык кысыла, аның пассажиры да зыян күрә, дип шәрехли Башкортстан буенча ЮХХДИ матбугат хезмәте. Юл-транспорт вакыйгасы шаһитлары хәбәр итүенчә, ашыгыч ярдәм җиңел машина йөртүчене үлем хәлендә алып китә.
Юлда кечкенә мопедта йөрүчеләр дә, зур “КамАЗ”га идарә итүчеләр дә бердәй җаваплылык тоярга тиеш, аларның һәрберсе алдында бер бурыч тора – үзеңне һәм башка юл йөрүчеләрне куркыныч астына куймаска. Сак булыгыз, дуслар!
Резида ВӘЛИТОВА.