Благовещенның Киров урамында куелган Салават Юлаев бюстына ремонт кирәк, дигән хәбәр “Инцидент-менеджмент”ка узган елның 20 августында ук эләккән.
“Бу мәсьәләне хәл итүгә Благовещен районы хакимиятеннән коллегалар да кушылды. Бюстны карадылар һәм җимерелү куркынычы юк, дигән нәтиҗәгә килделәр. Тик косметик ремонт кына ярдәм итмәячәк – стелага капиталь ремонт ясау зарур. Ә моның өчен акча кирәк. Акча быел бүленде. Майда Благовещен районының Карап-тоту һәм төзекләндерү идарәсе хезмәткәрләре клумбаның терәк стенасын ремонтлады, плитә ябыштырды. Аннары фасад өлешен буядылар. Һәм менә Салават Юлаев көннәре алдыннан шәһәр халкы өчен яхшы яңалык: Киров урамындагы бюст төзекләндерелде!”— дип язалар Республика белән идарә итү үзәгеннән.
3 июньдә ЦУР системалары теркәгән мәгълүматта Уфаның Тукай урамында (мәчет каршында) агач сынуы турында хәбәр ителә. Бу куркыныч, чөнки янәшәдә генә электр тапшыру линиясе. Әлеге мәсьәләне хәл итүгә Киров районы хезмәткәрләре дә кушылган. Кич белән “Софьюшкина аллея”да тәртип урнаштырылган: агачны кисеп алып киткәннәр.
Тагын бер хәбәр. Уфалылар, Бакалы урамында яңгыр канализациясе рәшәткәсе юк, дип зарланган. Монда да Уфа хакимияте хезмәткәрләре тиз эш иткән. Ясалма корылмаларны ремонтлау һәм карап тоту буенча махсуслаштырылган идарә белгечләре бер тәүлек дә үтмәстән яңгыр канализациясенә рәшәткә урнаштырган.
Уфаның Шолохов урамында ачык калган кое ябылган. Шунысы хафага сала: кое капкачлары һәм яңгыр сулары рәшәткәләре кая юкка чыга? Аларны урлаучы яисә коены ачып япмый китүчеләр моның никадәр куркыныч тудыруын аңлый микән?
“Ашыгыч” тамгасы белән килгән бу хәбәрне Башкортстанның ЦУР мәгълүмат системасы 4 июньдә теркәгән. Стәрлетамакның Ходайбирдин урамындагы тулай торакта су диварлар буйлап ага, дип хәбәр итәләр. Әлеге йортта яшәүчеләр, электр чыбыкларына су үтү сәбәпле, кыска ялганыш булып, янгын чыгуы ихтимал, дигән курку белдерә. Шул ук көнне “Евросфера” идарәче компаниясе хезмәткәрләре, авария урынына чыгып, су агу урынын тикшергән. Суны вакытлыча ябып, икенче көнне төзәткәннәр.
Башкортстан ЦУРы системасына Уфадагы Гафури урамы, 77нче йорт янында асфальт убылу турында берьюлы берничә мөрәҗәгать эләккән. Хәбәр алынганнан соң машиналарны эвакуацияләргә, ә убылган урынны киртәләп алырга туры килгән. Авария урынына Ленин районы хакимияте башлыгы Олег Котов чыккан. “Уфаның инженерлык челтәрләре” предприятиесе хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, торбаүткәргеч гидравлик сынаулар вакытында зыян күргән. Коммуналь хезмәтләр шул ук көнне су агуны туктаткан, аннары юл катламы һәм тротуар тергезелгән.
Башкаланың Орджоникидзе районында да Максим Горький урамындагы 68нче йорт янында шундый хәл булган. Монда кое тирәсендә җир убылган. Нәтиҗәдә, асфальт-бетон өслеге тергезелгән, кое ремонтланган һәм территория төзекләндерелгән.
Юллар темасы ЦУР системасында теркәлүче иң популяр мөрәҗәгатьләр арасында икенче урында. Бер атнада “Инцидент-менеджмент” 983 хәбәр теркәгән, аларның 758е эшләнгән, калганнары – эштә һәм контрольдә”, — дип хәбәр итәләр үзәктән.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.