Ирек Сәгыйтов 112 системасына Уфа һәм Агыйдел шәһәрләрендә, Благовещен, Туймазы һәм Чишмә районнарында көчле яңгырлар аркасында су басу турында 90нан артык хәбәр керүен билгеләп үтте. Бу атнада Бишбүләк районында катлаулы хәл булды.
- Һава торышы фаразыннан чыгып, республика территориясе буенча көчле явым-төшем булу сәбәпле, 9 июньнән 14 июньгә кадәр кече дала һәм тау елгаларында су дәрәҗәсенең кискен күтәрелүе һәм гидротехник корылмаларга агымның артуы көтелә, - диде вице-премьер, муниципалитет башлыкларына мөрәҗәгать итеп.
Якын арада республикада җылы һава торышы көтелә. Явым-төшем булачак, әмма артык күп түгел.
Уфа шәһәре гражданнарны яклау идарәсе начальнигы Рафаэль Әхмәтов явым-төшем аркасында шәһәр территориясендә Ленин районында урам челтәре участокларын су басты, дип билгеләде. Су басуны бетерү өчен суны суырту буенча үз вакытында чаралар күрелде.
Узган атнада җил көчәю нәтиҗәсендә 80 агач ауган, шул исәптән 8е - автомобильләргә, 9 транспорт чарасы зыян күрде, халык арасында зыян күрүчеләр юк.
Судагы һәлакәтләргә юл куймау өчен Ирек Сәгыйтов республика халкының, шулай ук мөмкин булган су басу зоналарына кергән йорт хайваннарының иминлеген тәэмин итү буенча чаралар күрергә, гражданнарга яңгыр суларын баздан һәм йорт яны территорияләреннән кудыртырга ярдәм күрсәтергә кушты.