+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 июнь 2022, 07:30

Уфада бәйрәмнәрдә кайбер юллар ябылачак

12 июнь көнне Ленин урамы җәяүлеләр өчен булачак: биредә "Уфа-бәйрәм" фестивале узачак.

Уфада бәйрәмнәрдә кайбер юллар ябылачакУфада бәйрәмнәрдә кайбер юллар ябылачак
Уфада бәйрәмнәрдә кайбер юллар ябылачак

Пушкин урамы белән кисешкән урында сәхнә куелачак, анда Мәскәү, Санкт-Петербург, Пермь һәм Уфа урам театрлары үз программаларын тәкъдим итәчәк. Заманча бию буенча осталык дәресләрендә булырга, спортчыларның күрсәтмә чыгышларын карарга һәм ГТО нормативларын тапшырырга мөмкин булачак. Балалар өчен уеннар, фотозоналар, рәссамнар һәм ретро-автомобильләр күргәзмәсе оештырылачак.

Моннан тыш, яшьләр субкультураларын, заманча биюләрне, хәрби-патриотик клубларны һәм эзтабарлык отрядларын тәкъдир итү көтелә, иҗади остаханә һәм яшь кешеләр өчен һөнәри юнәлеш бирү ноктасы эшләячәк. Фестивальнең иң кызыклы вакыйгаларының берсе - мас-рестлинг буенча шәһәрнең ачык чемпионаты.

Ленин скверында «Формы изгиба» конкурсы нәтиҗәләре буенча сайлап алынган агачтан иң яхшы скульптуралар күргәзмәсе узачак. "Җиде кыз" фонтаны янында этнозона оештырыла.

Транспорт хәрәкәте 12 июньдә 04.30 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр ябылачак. Тагын да түбәндәге участоклар ябылачак:
- Ленин урамы: Пушкин урамыннан Коммунистик урамга кадәр;
- Пушкин урамы: Совет урамыннан Театр урамына кадәр;
- Коммунистик урамы: Ленин урамыннан Мостай Кәрим урамына кадәр;
- М. Кәрим урамы: Коммунистик урамнан Чернышевский урамына кадәр.

Бу вакытта җәмәгать транспортының ничек йөриячәге схемада күрсәтелгән.

Шәһәр хезмәтләре мөмкин булган уңайсызлыклар өчен халыктан гафу үтенә һәм маршрутларын алдан планлаштыруны сорый.

Якын арада Сипайловода узачак "Ике адым кала..." фестиваленә бәйле чикләүләр турында сөйләрбез.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас