Фәгыйль Нәҗметдин улы Шакировның 70 яшьлек юбилее уңаеннан аның шәхесенә, тормыш юлына һәм эшчәнлегенә багышланган язма әзерләүгә алынуыбыз очраклы гына түгел. Республикада шактый киң билгеле оештыручы, хуҗалык җитәкчесе, җәмәгать эшлеклесе, галим генә түгел, икеләтә “Кызыл таң”чы да әле ул!
Әлеге язманы матбугатка әзерләгән көннәрдә “Кызыл таң” гәзите төпләмәләрен актарган вакытта очраклы рәвештә генә журналист Зәрия Хәсәнованың гәзитнең 1995 елның ноябрь аенда дөнья күргән “Борайда да, Уфада да “Кызыл таң”нар бар икән...” дигән мәкаләсенә юлыктым. Анда бер төркем “Кызыл таң” журналистларының адашларында, ягъни ул чорда Фәгыйль Шакиров җитәкләгән “Кызыл таң” колхозында кунакта булып кайтуы турында сүз бара.
“Шулай була бит ул: адашың яисә якташың берәр уңышка ирешсә, син аңа үзеңнекедәй сөенәсең. Шуңадыр, гәрчә анда еш булмасак та, Борай һәм Краснокама районнарындагы — “Кызыл таң”, Бүздәктәге “Коммуна” колхозларының гәзитебез “исемен” йөртүе күңелгә ниндидер рәхәтлек бирә, туганлык хисе тудыра. Менә ни өчен без авыл хуҗалыгы эшчәннәре бәйрәме көнендә Борай районындагы “Кызыл таң” колхозына барып, авыл кешеләрен тәбрикләп кайтырга дигән тәкъдимне хуплап каршы алдык”, дип башланып китә әлеге мәкалә.
Хәер, хуҗалык “Кызыл таң” исемен йөрткән өчен генә түгел, республика күләмендә яңгыратырлык югары эш күрсәткечләре белән дә тулы бер редакцияне үзенә чакырып китерерлек дәрәҗәдә була шул ул чорда. Борай төбәгендә гәзитебезне алдырып укучыларның да шактый зур өлеше нәкъ әлеге колхозга караган авылларда яшәүчеләргә туры килә. Аңлашыла, бу күрсәткечкә дә “Кызыл таң” колхозы ярдәменнән башка ирешелмәгәндер.
Менә нинди белешмә бирә “Кызыл таң” колхозы турында ул вакытта гәзитебез.
“Кызыл таң” колхозы гүзәл Агыйдел һәм Танып елгалары буена урнашкан һәм Чалкак, Түгәрәк, Хаҗи авылларын берләштерә. Колхозның 4 мең 149 гектар — чәчүлек, 298 гектар — көтүлек, 146 гектар печәнлек җире бар. Хуҗалыкта 316 колхозчы, 560 пенсионер яши, 400 шәхси хуҗалык бар. Ел саен 15-20 яңа йорт төзелә, унбер еллык мәктәптә 200 бала белем ала. Чалкак зурлыгы буенча районда икенче урында тора”.
Бер сүз белән, Фәгыйль Шакиров җитәкләгән колхоз да, аңа караган торак пунктлардагы тормыш та, чорның никадәр катлаулы булуына карамастан, гөрләп тора. Билгеле инде, боларның барысына, беренче чиратта, көчле хуҗалык ярдәме белән ирешелә. Менә бу юлы да халыкның рухи-мәдәни тормышына беркайчан да битараф булмаган җитәкче Фәгыйль Шакиров чакыруы буенча, “Кызыл таң” журналистларыннан тыш, бүген Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов, сәхнә йолдызы булып балкыган талантлы якташлары Салават Әхсәнов һәм башка иҗат кешеләре катнашлыгында авыл халкы өчен гаять бай, җылы, истә калырлык әдәби-мәдәни очрашу оештырыла. Ул вакытта зал тутырып килгән авыл кешеләреннән исән булганнар колхоз оештырган шундый чараларны әле бүген дә сагынып, юксынып искә ала...
Әйе, 1982 елда Борай районы җитәкчелеге Фәгыйль Шакиров кандидатурасын “Кызыл таң” гәзите колхозына рәис вазыйфасына тәкъдим итеп һич ялгышмый. Чөнки әлеге вазыйфага ул кемдер кушуы буенча вуз эскәмиясеннән түгел, ә аграр тармакта барлык хезмәт баскычларын үтеп һәм шактый зур эш тәҗрибәсе туплаганнан соң сайлана.
1952 елның 11 июнендә Борай районының Яңа Бикмәт авылында дөньяга килгән Фәгыйль Нәҗметдин улы мәктәп елларыннан ук басуда “үсә”. Җиденче сыйныфтан соң трактор ярдәмчесе булып эшләсә, 8-9нчы сыйныфларда инде Вострецов исемендәге туган колхозында ярдәмче сыйфатында комбайн штурвалы артына утыра. Шунлыктан Чалкак урта мәктәбен тәмамлаганнан соң ике дә уйламыйча Дуван авыл хуҗалыгы техникумының агрономия бүлегенә укырга керә.
1971-73 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән вакытта исә аның җитәкче сыйфатлары да ачыла. Отделение командирыннан взвод командиры урынбасары, батарея старшинасы вазыйфаларына күтәрелә. Хәрби хезмәттәге уңышлары өчен 1972 елда — полк командиры грамотасына, 1973 елда Хәрби советның мактау хатына лаек була.
1974 елда техникумны тәмамлаганнан соң, Фәгыйль Шакиров Борай районының Мәгъдән исемендәге колхозында орлыкчылык һәм үсемлекчелекне саклау буенча агроном вазыйфасында эшли башлый. Тагын да биш елдан бу вакытта Башкорт авыл хуҗалыгы институтында укып йөрүче перспективалы белгечкә Мәгъдән исемендәге колхозның рәис урынбасары вазыйфасын ышанып тапшыралар.
1982 елда районның “Кызыл таң” колхозына яңа рәис сайлау мәсьәләсе килеп тугач та, җитәкчелек беренче чиратта нәкъ Фәгыйль Шакировның кандидатурасына туктала. Хуҗалыкның бөлгенлеккә төшүенә юл куймас, аны, һичшиксез, яңа үсеш баскычына чыгарып, бу колхозга караган авылларда социаль-икътисади тормыш шартларын да күпкә яхшырта алыр, дигән ышаныч баглый аңа район җитәкчелеге. Һәм 17 ел дәвамында әлеге хуҗалыкны җитәкләгән дәвердә Фәгыйль Нәҗметдин улы җитәкчелекнең дә, халыкның да ышанычын тулысынча аклый.
Бу елларда “Кызыл таң” колхозы игенчелек өлкәсендә дә, терлекчелек күрсәткечләре буенча да һәрвакыт алдынгы урыннарда була. Шуның нәтиҗәсе буларак, хуҗалыкта да, аңа караган авылларда да колачлы производство һәм социаль объектлар төзелешләре җәелдерелә. Хуҗалык көче һәм башлангычы белән авылга зәңгәр ягулык кертелә, юл төзү буенча күләмле эшләр башкарыла. Бу эшләрнең барысын да санап чыгу өчен гәзит бите генә түгел, мөгаен, китап та җитмәс иде.
Фәгыйль Шакировның авыл хуҗалыгын, гомумән, авылларны үстерүдәге фидакарь хезмәте дәүләт дәрәҗәсендә дә югары бәһасен ала. Аңа “Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә, төрле елларда Башкортстан Президентының, Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
1999 елдан Фәгыйль Шакиров гаиләсе белән Уфа районының Чернолес авылына күченеп, хезмәт юлын республиканың Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының тәҗрибә хуҗалыгында дәвам итә. Шушы чорда Башкорт дәүләт аграр университетының туфрак белеме кафедрасында профессор И. К. Хәбиров җитәкчелегендә фәнни хезмәт язып һәм диссертация яклап, “авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты” гыйльми дәрәҗәсенә ирешә.
2001-06 елларда “Башнефть” берләшмәсе төзелеш-монтаж оешмасының автотранспорт цехы җитәкчесе вазыйфасында эшләгән чорда да, аннары дүрт ел Башкортстан Республикасының сусаклагычлар төзеп, җирләрне мелиорацияләү берләшмәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфасында да аны һәрвакыт хезмәткә тугрылык, эшлеклелек, эшне җиренә җиткереп башкару кебек сыйфатлар аерып тора.
2010-11 елларда хезмәт салган “БДС-АГРО” агрофирмасында да, аннан соң бер ел эшләп, хаклы ялга киткән “Башнефть” берләшмәсендә дә Фәгыйль Шакировны фәкать җылы сүзләр белән телгә алалар.
Югарыда Фәгыйль Нәҗметдин улы бүген дә аграр традицияләргә һәм “Кызыл таң” гәзите белән дуслыкка ныклы тугрылык саклый, дип яздык. Бу чыннан да шулай! “Кызыл таң” колхозындагы кебек куәтләр булмаса да, Фәгыйль Нәҗметдин улы тормыш юлдашы Лидия Малик кызы белән Уфа районындагы шәхси йорт бакчаларында төрле җиләк-җимеш, яшелчә үстереп, елның-елында бай уңыш җыеп алалар. Ә аларның ихата-курасы кечкенә ферманы хәтерләтә. Биредә эре мал һәм кош-корт кына асрап калмыйлар, хәтта куяннарга кадәр тоталар. Билгеле инде, үзләре өчен түгел, беренче чиратта, балалары, килен-кияүләре, оныклары өчен шулай тырыша өлкән Шакировлар. “Алар килгәндә өй эчебез яктырып китә, шатлык белән тула”, — ди Фәгыйль Нәҗметдин улы, кызлары Лилия һәм Луизаның гаилә бәхетләренә сөенеп һәм оныклары белән сокланып.
Ни аяныч, төп терәге булган уллары Фәнзил генә узган елда коронавирус авыруыннан тормышы гөрләп барган вакытта бик иртә дөнья куйган. Әлеге гаять авыр кайгыны үз иңнәрендә күтәргән дин юлындагы Шакировларга шунлыктан хәзер аның гаиләсенә дә, буй җиткереп килүче оныкаларына да һәрьяклап терәк-таяныч булырга туры килә.
Фәгыйль Шакировның “Кызыл таң” гәзите белән дуслыгына килгәндә исә, хәзер ул үзе әледән-әле редакциягә килеп, безнең хәлне белеп тора, ара-тирә язмалар да алып килә. “Кызыл таң” гәзите журналистлары белән даими аралашып яшәү нәтиҗәсеме, 2020 елда ул үзе дә туган авылына багышланган “Яңа Бикмәт авылының тарихы. Туганлык тамырлары” дигән саллы гына китап язып бастырды. Шуңа да 70 яшьлек юбилее уңаеннан ихлас тәбрик итеп, гаиләсенең, якын кешеләренең иң җылы теләкләренә кушылып, без Фәгыйль Шакировка яңадан-яңа иҗади уңышлар юлдаш булуын да телибез! Һәм, әлбәттә, икеләтә “Кызыл таң”чының алдагы тормыш юлы да һәрвакыт “Кызыл таң” гәзите белән бергә үрелеп дәвам итсен!
Илдар Фазлетдинов,
“Кызыл таң” гәзитенең җаваплы секретаре.