

Якын көннәрдә Башкортстанга көтеп алынган җылылык килә, дип хәбәр иттеләр төбәк синоптиклары.
"Башгидрометүзәк" мәгълүматлары буенча, бүген урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез яшенле яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан талгын җил булуы көтелә. Һава температурасы - көндез +16, +21 градус.
14 июньдә республикада явым-төшемсез булачак. Алмашынучан, көчле җил. Һава температурасы - төнлә + 8, +13 градус, көндез + 21, +26 градус.
15 июньдә, алдагы кебек үк, явым-төшемсез. Һава температурасы - төнлә + 8, +13 градус, көндез + 21, +26 градус.
Фото: "Башинформ" агентлыгы