

Башкортстан буенча Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе республика халкын көчле томан булачагы турында кисәтте. Гидрометеорология һәм тирә-як мохитне мониторинглау буенча Башкортстан идарәсе фаразлары буенча, 15 июньдә автомобиль юлларының аерым участокларында төнлә һәм иртән күз күреме урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк булуы көтелә.
Бәхеткә, бу көнне явым-төшем көтелми.
Җил юнәлешен үзгәртүчән, талгын. Һава температурасы төнлә +8,+13, көндез +21,+26.
Фото: Башинформ агентлыгы.