“Ырынбур губернасы ведомостьлары” беренче рәсми атналык гәзите Уфада 1838 елның 1 гыйнварында дөнья күрә. Бу санда алты мәкалә урнаштырыла. Гәзиткә гражданнар губернаторы Иевлич кул куйган. 1865 елда Ырынбур губернасының Уфа һәм Ырынбур өлкәләренә бүленүе белән гәзит “Уфа губернасы ведомостьлары” дип атала башлый һәм 1917 елга кадәр чыгарыла. XIX гасыр ахырында шәхси басмалар барлыкка килә. Шуларның беренчесе — “Уфаның белдерүләр һәм белешмәләр кәгазе” (1871-1911 еллар), аны эре сәнәгатьче һәм сәүдәгәр Н. Блохин нәшер иткән. “Уфа епархиясе ведомостьлары” (1872-79) журналы, “Уфа губернасының Адрес-календаре” белешмә бюллетене (1873-1917) чыккан.
XX гасыр басма продукция өлкәсенә үзгәрешләрен кертте. Бу — безнең төбәктә партия һәм милли матбугатның формалашу вакыты. 1903 елдан РСДРПның Уфа комитеты — “Уфа бите” гәзитен, ә 1906 елдан “Уфа эшчесе”н яшерен бастыра, бүгенге “Республика Башкортостан” гәзите шуннан башлана. 1906 елдан Ырынбурда нәшер ителгән “Вакыт” гәзитен төбәктәге милли матбугатның башы дип санарга була.
Гасыр башындагы революцион вакыйгалар Русиядә милли хәрәкәтне активлаштыруга ярдәм итә. Беренче Бөтенрусия мөселман съездыннан соң, Башкортстан делегатлары туган якларына үзләренең милли съездын чакыру зарурлыгына инанып кайта. Башкорт милли хәрәкәтен берләштерү өчен үз гәзитләрен басарга карар ителә. 1917 елның 14 июнендә “Башкорт иттифаки бюросының мохбире” (“Башкортстан өлкә бюросы хәбәрләре”) беренче башкорт гәзитенең тәүге саны чыга. Гәзитнең редакторы итеп Сәгыйть Мрясов билгеләнә. Бу санда Мәскәүдә узган мөселман съезды турында мәгълүмат бирелә. Гәзит чыгу башкортлар тарихында яңа этап, үзенең басма сүзен үстерүнең башы була. Нәкъ менә шуңа күрә республика Президенты Указы белән (1998 елның 23 марты) 14 июнь Башкортстан Республикасының Матбугат һәм мәгълүмат хезмәткәрләре көне дип игълан ителде.
Беренче сан чыкканнан соң, бер ай дәвамында гәзит нәшер ителмәгән. 15 июльдән Башкортстан өлкә шурасы гәзитне “Башкорт” исеме белән бастыруны дәвам итә. Гәзит 1918 елның июненә кадәр, башта — Ырынбурда, аннары Чиләбедә чыга. 1918 елның 20 сентябреннән башкорт һәм урыс телләрендә “Башкорт хөкүмәтенең теле” гәзите басыла башлый. Тулы булмаган мәгълүматларга караганда, 1917-18 елларда төбәктә төрле сәяси юнәлештәге 40ка якын гәзит һәм журнал чыгарылган. Башкортстанда гәзит эше шулай алга бара.
Ул вакыттан соң узган елларда республикада басма эшенең көчле матди-техник базасы булдырылды. Бүген Башкортстанда 460тан артык киңкүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән, шуларның 60ы — электрон. Аларның саны елдан-ел арта бара. Республика мәгълүмат базарының үзенчәлеге — милли телләрдә гәзит-журналларның арта баруы. 85 басма һәм электрон басма алты телдә: башкорт, урыс, татар, чуваш, мари, удмурт телләрендә чыга. Телевидение тапшырулары өч телдә алып барыла. Моннан тыш, татар, мари, удмурт, украин һәм Башкортстан халыкларының башка телләрендә дә тапшырулар даими трансляцияләнә.
Республика киңкүләм мәгълүмат чараларының 40 проценты Уфада тупланган. Шәһәр-районнарда муниципаль хакимият һәм физик берәмлекләр тарафыннан үз басма һәм электрон басмаларын гамәлгә кую да соңгы вакытка хас күренеш булды. Башкортстан матбугатының юнәлешенә килгәндә, аларның яртысын диярлек иҗтимагый-сәяси басмалар тәшкил итә. Киңкүләм мәгълүмат чараларының шактый өлеше дәүләт ярдәме белән нәшер ителә.
Резеда ФАЗЫЛОВА.