+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 Июня 2022, 10:33

Газонга машинаны куйсаң - штраф!

Башкортстанда газоннарда һәм башка яшелләндерелгән территорияләрдә санкцияләнмәгән парковка саны кимегән.

Башкортстанның Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Владимир Спеле мәгълүматлары буенча, агымдагы елның язында ведомствога 4897 административ эш кергән, бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 15 процентка кимрәк.

"Агымдагы сезонда без 3289 эшне карадык, узган елда 4261 эш булды. 3152 мең сумлык (2021 елда — 4432 мең) 2856 машина йөртүчегә чыгарылган штрафлар саны да 28,2 процентка кимеде", - дип билгеләп үтте Владимир Спеле Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә.

Шул ук вакытта, законсыз парковка очракларының күбесе Уфага туры килгән — 2223 эш, шулай ук Стәрлетамак (436) һәм Салават (174) "лидер"лар арсында.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

Автор:Ример Насртдинов
Читайте нас