

Федоровка район Советы секретаре Винир Мөнир улы Халитовның туган көне Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәрләре көне алдыннан булуында ук үзенә күрә бер киная бар кебек. Ни өчен дигәндә, гәрчә аңа беркайчан да гәзит-журнал редакцияләрендә эшләргә туры килмәсә дә, Федоровка районы хакимиятендәге һәм советындагы хезмәт эшчәнлеге менә инде чирек гасырдан артык турыдан-туры пропаганда эше, вакытлы матбугатка язылуны оештыру, матбугат сүзен әйдәп барып, киң катлам халык арасында тарату белән дә бәйле.
Бу җәһәттән, мин Федоровка районы буенча материаллар туплау һәм “Кызыл таң” басмаларына яздыруны оештыру өчен җаваплы журналист буларак билгеләнеп, эшне Винир Мөнир улы белән һәрдаим берлектә аңлашып, халык һәм абунәчеләр белән тыгыз мөгамәләдә тормышка ашыруыбызга да унбиш еллап вакыт үтеп киткән. Шушы вакыт эчендә ул безнең күз алдыбызда басма матбугат яшәсен, халык арасында күбрәк һәм киңрәк таралсын, дип чын-чыннан җаны-тәне, бар булмышы белән янып йөрүче җитәкче буларак танылды. Ә бит бар җирдә дә алай түгел! Ни аяныч, аеруча соңгы елларда, район-шәһәр хакимиятләрендә басма матбугатка язылуны оештыру өчен җаваплы кеше була торып та, бармакка-бармак та сукмаган гына түгел, киресенчә, тәгәрмәчкә таяк тыгарга маташучы, гәзит-журналларның кайда, нинди исем астында, нинди телдә чыгуын белмәгән, моның белән бөтенләй кызыксынмаган маңкорт җитәкчеләр дә аз түгел. Соңгы дистә елда республикада гомум тиражларның ике тапкырга кадәр диярлек төшүендә Интернет, социаль челтәрләрнең үсеш алуы гына түгел, дөресен әйтергә кирәк, әнә шундый җитәкчеләрнең битарафлыгы, югары һәм урындагы түрәләрнең әлеге мәсьәләгә җитәрлек дәрәҗәдә игътибар бирмәве дә сәбәпче булды. Эх, бар җирдә дә матбугатка язылуны оештыру өчен җаваплы җитәкчеләр Винир Халитов кебек булсын иде дә бит...
Бу җәһәттән мин үземне чыннан да бәхетле саный алам. Хәер, мин генә түгел: күрше редакцияләрдәге коллегалар да Федоровка районына һәрвакыт ашкынып баралар һәм күңел күтәренкелеге белән кайталар. Чөнки районда матбугат сүзен аңлау да, аны санлау да бар, хакимият җитәкчелеге һәрдаим ярдәм кулы сузгач, халык арасында гәзит-журналларга язылу да чагыштырмача оешкан төстә бара. Димәк, идеологик эш тә районда иң югары дәрәҗәдә оештырылган. Ә инде эшне шушы югарылыкта, нәтиҗәле тормышка ашыруда, язып үтүемчә, Винир Халитов иң мөһим бурычларның берсен үти.
Югары вазыйфага кайбер заман җитәкчеләре кебек, вуз эскәмиясеннән кемнеңдер өстән кушуы буенча түгел, барлык хезмәт баскычларын һәм партия мәктәбен үтеп килгән кеше шул ул Винир Мөнир улы. Әле Югары Явыш мәктәбендә укыган вакытында ук көзге айларда туган колхозында ындыр табагында, басуда комбайн ярдәмчесе сыйфатында эшли. Аны тәмамлаганнан соң, Күмертау педагогия училищесында белем ала. 1980 елда физкультура укытучысы дипломын алган яшь белгечне Эткенә сигезьеллык мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Ләкин һөнәре буенча озак эшләргә туры килми яшь укытучыга — шул ук елның ноябрендә ул Армия сафларына чакырыла. Монда инде ул чын хәрби чыныгу үтә һәм ике елдан әллә нинди авыр, катлаулы эш-бурычларны да үз иңнәренә алырлык җитлеккән ир-узаманы булып кайта.
Армиядән соң беркадәр вакыт Федоровка районының “Ленин юлы” колхозында — комсомол комитеты секретаре, аннары 1985 елга кадәр Мәләвез химия заводында эшләп ала.
Муниципаль хезмәткә исә Винир Халитов 1985 елның апрелендә килә. Нәкъ шул елда аны Федоровка район советы башкарма комитетының спорт комитеты рәисе итеп тәгаенлиләр. Әйтергә кирәк, хезмәт дәрте ташып торган яшь җитәкче тәүге эш көннәреннән үк тармактагы көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүгә алына, район яшьләрен туплап, алар арасында колачлы эшчәнлек җәелдерә, спорт түгәрәкләре, секцияләр яңа сулыш белән эшли башлый. Шуның нәтиҗәсе буларак, инде берникадәр вакыттан ук Федоровка яшьләре зона, республика күләмендә оештырылган бәйге-конкурсларда мәртәбәле җиңүләр яулый башлый. Әмма 1989 елдан Винир Мөнир улына әлеге эштән өзелеп торырга туры килә. Яшьләр арасында колачлы патриотик эш алып баруын, яхшы пропагандист һәм идеолог булуын да күреп, район җитәкчелеге аны шул елның май аенда район советы башкарма комитетының оештыру-инструкторлык бүлеге мөдире итеп тәгаенли. Бу җаваплы вазыйфада ул 1992 елның июненә, янә Федоровка районының спорт комитеты рәисе итеп тәгаенләнгәнгә кадәр эшли.
“Тарткан атка күп төйиләр” дигән кебек, 1996 елда Винир Халитовны тагы да җаваплырак вазыйфага тәгаенлиләр — Федоровка районы хакимиятенең мәдәният бүлеген җитәкләүне йөклиләр. Хәзер ул бәрәкәтле Федоровка төбәгендә гасырлардан-гасырларга тел-лөгать алышып, кулга-кул тотынышып яшәүче дистәләгән милләт халыкларының рухи тормышын, милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен үстерү өчен зур җаваплылыкны үз өстенә ала. Һәм, әйтергә кирәк, 12 ел дәвамында иң югары дәрәҗәдә, республика күләмендә үрнәкле итеп башкара. Күпме яңа милли-мәдәни коллективлар оешып, булганнары яңа югарылыкка күтәрелеп, нинди генә смотр-конкурсларда, фестивальләрдә, бәйрәмнәрдә чыгыш ясамый алар. Һәм, әлбәттә, Федоровка районы халкының рухи-мәдәни тормышы өчен җаваплы кеше буларак, вакытлы матбугатка язылуны оештыру мәсьәләләре дә һәрвакыт аның иң җитди игътибар үзәгендә була. Бәлки, шуңа күрә дә, Винир Халитов 2008 елда Федоровка район Советы секретаре итеп тәгаенләнгәннән соң да рухияткә кагылышлы күп кенә мәсьәләләр, шул исәптән матбугатка язылуны оештыру өчен җаваплылык та нәкъ аның карамагына күчте. Чөнки район җитәкчелеге дә белә: бу эшләрне ул һәрвакыт җиренә җиткереп һәм бар күңелен биреп башкара!
Хәер, район Советы секретаренең эшчәнлек даирәсен матбугатка язылуны оештыру мәсьәләләренә генә кайтарып калдырсак, бу аны бик нык тарайту булыр иде. Асылда, Винир Мөнир улы бүген райондагы барлык авыл советлары эшчәнлеген координацияләп, ахыр чиктә урындагы үзидарә нәтиҗәлелеген тормышка ашыруга да гаять зур өлеш кертә. Шул рәвешле дәүләт дәрәҗәсендәге барлык мөһим чаралар һәм кампанияләр дә — сайлаулар, исәп алу һәм башкалар — Федоровка районында турыдан-туры аның катнашлыгында һәм тулы җаваплылыгында оештырыла. Винир Мөнир улы Яшьләр советы, иҗтимагый һәм милли-мәдәни оешмалар, җәмәгатьчелек белән алып барган эшчәнлек тә аерым игътибарга лаек. Халыкны, бигрәк тә яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү, республикабыз, илебез белән горурлык хисләрен ныгыту, гражданлык җаваплылыгы идеясен һәркемнең күңеленә салу — бу эшләр, аңлашыла, Винир Мөнир улыннан көчле идеолог, остаз булуны да, халык белән һәрвакыт ачык, гадел һәм җылы мөгамәлә коруны да, гаять зур җитәкче осталыгын да таләп итә. Шөкер, әлегә кадәр ул шушы бурычларны җиренә җиткереп, республика дәрәҗәсендә үрнәкле итеп тормышка ашырып килә.
Винир Халитовның киңкырлы эшчәнлеге дәүләт дәрәҗәсендә дә югары бәһасын алды. Төрле елларда ул Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгының, Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Ә узган елда исә аңа төбәк үсешенә керткән күпкырлы хезмәтләре өчен Башкортстан Республикасының Почет грамотасы тапшырылды.
Винир Халитов гаиләсе белән дә күпләргә үрнәк булып тора. Тормыш иптәше Ольга Кузминична белән ике кызларын олы тормыш юлына чыгарып, бүген инде оныкларын тәрбияләүдә ярдәм кулы сузалар.
Язмага нокта куяр алдыннан янә дә Винир Мөнир улының чын Шәхесләргә генә хас булганча, гаять кешелекле һәм кечелекле, һәрвакыт изге күңелле булуын аерым ассызыкларга телим. Шушы сыйфатлар Сезне гомер буе озата барып, кешеләргә эшләгән игелекләрегез үзегезгә дә өчләтә-бишләтә изгелекләр, бәхет-шатлыклар белән әйләнеп кайтсын. Тәнегез сау-сәламәт, җаныгыз тыныч һәм канәгать, эшләрегез көйле, тормышларыгыз имин һәм бөтен, юбилеегыз котлы булсын, хөрмәтле Винир Мөнир улы!
Илдар Фазлетдинов,
Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Ш. Ходайбирдин исемендәге Хөкүмәт премиясе лауреаты.