+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 июнь 2022, 07:10

Җәяүлене бәрдергән дә качкан...

Кызганычка каршы, җәяүле үлгән. Водительне токарлаганнармы?

Кырмыскалы районында яшәүче 70 яшьлек кешене бәрдергән һәм авария урыннан качкан билгесез шоферны эзлиләр. Бу хакта 14 июньдә Башкортстанның ЮХХДИ башлыгы Владимир Севастьянов хәбәр итте.

Бирелгән мәгълүматлар буенча, Олыкол - Кабак - Суык-Чишмә юлының 17нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте узган төндә булган. Җәяүле ашыгыч ярдәм килгәнче үк үлгән.

Әгәр сез машина йөртүченең кайда булуы турында нәрсә дә булса белсәгез яки вакыйганың шаһиты булсагыз, зинһар, хокук саклау органнарына хәбәр итегез. Шулай ук мәгълүматны 8(347) 235-84-02 телефоны буенча бирергә мөмкин.

Фото: Горобзор ру

Автор:Ример Насртдинов
Читайте нас