Халкыбызда “Кош – очканда, ат – тау менгәндә, егет яуда сынала” дигән әйтем бар. Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның тормыш юлы да нәкъ шушы мәкальгә туры килә. Ул үз гомерен Ватанына багышлап, җанын-тәнен биреп яши. “Гадилектә – галилек” дигәннәре дә нәкъ Муса Гайса улына туры килә. Ул биек үрләр яуласа да, гади һәм гадел булып кала. Гәзитебезнең “Муса Гәрәевка – 100 ел” дигән рубрикасында аның тормыш юлы, якташлары, танышлары, дусларының хатирәләрен биреп баруны дәвам итәбез.
Билгеле булуынча, “Алтын тирмә”дә ике команда катнаша һәм алар тәкъдим ителгән тема буенча үзара көч сынаша.
– “Алтын тирмә” – Башкортстан телевидениесе тарихында бердәнбер телевикторина. Ул күптән инде халык сөюен яулаган һәм эфирда ун ел дәвамында чыгып килгән иң популяр тапшыруларның берсе. Шуңа күрә дә данлыклы якташыбыз, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевка багышланган тапшыруның берсен нәкъ “Алтын тирмә”дә төшерергә булдык. Әлбәттә, бер тапшыру кысаларында Муса Гәрәевның биографиясен, тормыш юлына һәм сугыш елларына караган сораулар ярдәмендә генә аның шәхесен тулысынча ачу мөмкин түгел. Шулай булуга карамастан, тапшыруны караганнан соң, Герой белән кызыксынучылар тагын да артуына ышанабыз, – диде проектның җитәкчесе Хәбирә Хәмидуллина.
Тапшыруда Муса Гәрәевның улы Евгений Муса улы һәм аның хатыны Светлана Тимербай кызы да катнаштылар. Илешлеләр командасында Муса Гәрәев музееның фәнни хезмәткәре Фәридә Нуриәхмәтова, тарихчы Фидан Мәрвәров, Бишкурай урта мәктәбе укытучысы Рәмзилә Хәдимуллина уйнады. Ә инде икенче командада “Кызыл таң” гәзите журналисты, “Муса Гәрәев. Биеклектән – бөеклеккә” китабының авторы һәм төзүчесе Зөһрә Исламова, язучы, Муса Гәрәев исемендәге әдәби премия лауреаты Гөлнур Якупова катнашты.
Тапшыруның сценарий авторы Гөлфия Назарова Муса Гәрәевның биографиясен төрле яклап ачу өчен кызыклы сораулар әзерләгән иде. Катнашучылар, сорауларга җавап бирүдән тыш, аларны кызыклы фактлар, детальләр, истәлекләр белән тулыландырып барды. Мондый тулы һәм кызыклы җаваплар, әлбәттә, Муса Гәрәевның якыннарыннан күбрәк яңгырады.
Катнашучыларның һәркайсы Муса Гәрәевның исемен мәңгеләштерү һәм аны киләчәк буыннар да онытмас өчен эшләнгән эшләр, тууына 100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән чаралар турында да сөйләде. Муса Гәрәев музееның фәнни хезмәткәре Фәридә Нуриәхмәтова музей эшчәнлеге белән таныштырды, үзе белән алып килгән экспонатларны күрсәтте һәм барлык телевизор караучыларны да Югары Яркәйдә урнашкан легендар очучы музеена чакырды. Тарихчы Фидан Мәрвәров Муса Гәрәевның шәҗәрәсен төзүдә катнашкан һәм аның нәсел җебенә кагылышлы мәгълүматлар турында хәбәр итте. Ә инде Рәмзилә Хәдимуллина Геройның туган якларын бик матур итеп сурәтләде һәм кечкенә Мусаның торна белән бәйле вакыйгасын ихлас күңелдән сөйләде. Зөһрә Исламова яңа гына чыккан “Муса Гәрәев. Биеклектән – бөеклеккә” китабы белән таныштырды һәм бу басманың Башкортстандагы һәр китапханәдә булуын теләде. Язучы Гөлнур Якупова Муса Гәрәев исемендәге әдәби премияне яңадан тергезеп, конкурста язучылар гына түгел, ә ватанпәрвәрлек темасын яктырткан журналистлар, радио һәм тележурналистларның да катнаша алуын теләде.
– Бүгенге көндә илебез өчен ватанпәрвәрлек темасы бик тә актуаль. Бу бигрәк тә үсеп килүче буынга, яшьләребезгә кирәк. Муса Гәрәев исемендәге әдәби премия әлегә бер генә тапкыр бирелде. 2012 елда аңа Азат Магазов белән мин лаек булдык. Алдагы елларда да бу премия иң лаеклыларга бирелер дип ышанам, – диде Гөлнур Якупова.
Тапшыруны Вадим Лаврентьев җанлы һәм ихлас алып барды. Викторина шарты буенча уен барышында командалар һәр дөрес җавап өчен тәңкәләр ала. Уен азагында аларны санап чыкканнан соң, ике команданың да тәңкәләр саны бертигез булуы ачыкланды. Шулай итеп, уен тигез исәпкә тәмамланды.
“Алтын тирмә”нең ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевка багышланган эфиры, аның туган көне алдыннан, 8 июльдә БСТ каналында күрсәтеләчәк.
Зөһрә ИСЛАМОВА.