

“Гыйлем” нәшрияты публицист Марсель Котлыгалләмовның “Йөрәктәге серне сүз җиткерер” дип аталган китабын чыгаруга әзерләде. Шул китаптан укучыларыбызга республика тарихында җуелмас эз калдырган ике шәхес турында кыска гына очерклар тәкъдим итәбез. Аларның беренчесе – Зыя Нуриев.
Кырда, бигрәк тә көн җил-яңгырлы торганда, казан асарлык ут кабызу өчен дә осталык кирәк. Гарифулла картәтием тәүдә өеп кенә, нәзек ботакларны сала, чыбык арасына тасмадай гына туз кыстыра һәм эрерәк агачларны өстән куыш итеп сөяп куя. Алай ипләнгән учак бер шырпыдан ук дөрләп янып китә.
Яшеллек дәрьясында ак пароходлар булып йөзгән элекке Уфаны мин, яшьлек елларын хәтердә яңарткан сымак, әйләнеп кайтмастай хыял итеп күз алдыма китерәм. Иртәнге шәһәр һәрдаим җыештырылган урамнар белән каршы ала, ә скверларның мәрмәр киртәләрен кайгыртучан куллар юеш чүпрәк белән сыпырып чыккан. Уфа чәбәләнми генә, клаксоннар тавышыннан каңгырмый эшкә тотына. Министрлар Советы, Сәнәгать йорты һәм “Башнефть”нең олпат биналары, партия өлкә комитеты урнашып, серле тынлык саклаган йорт яныннан үтәргә туры килсә, шушы тәрәзәләр артында нәрсә эшләнгәнен белү, кешеләрен күреп калу теләге туа. Зур бәйрәмнәр вакытында демонстрантлар арасында этелә-төртелә үткән мәлдә, әлбәттә, биек мөнбәрдән ара-тирә кул болгап торган абзыйларның кем булуы турында уйланмыйсың. Ә анда республиканың иң югары җитәкчеләре һәм алардан да өстәрәк — Аллаһы Тәгалә үзе генә. Алай дисәң... Комсомолга керергә әзерләнгәндә үк, мәсәлән, һәркайсыбыз республиканың баш түрәләренең исем-шәрифен, биләгән вазыйфасын белергә тиеш иде. Бу гамәлдә мин күз буяу да, кем алдындадыр ярамсаклану да күрмим. Шуның белән өлкәннәр, үзләренчә, безнең иләс-миләс аңга дәүләткә, аның власть институтларына якынаюыбызга ишарә ясагандыр. “Сезне үзегездән түбәндәгеләр хөрмәт итсен өчен, югарыдагыларга карата ихтирамлы булыгыз”. Моны бөек француз Гюстав Флобер әйткән.
Үзенең көтелмәгәнлеге белән аптыратып, хәтердә мәңгегә ныгынып калган һәм еллар үтә килә аның әһәмиятен, мәгънәсен яңартып бәһалаган мәлләр була. Узган гасырның 60нчы еллары башында, Башкорт дәүләт университетының тәүге курсларында укып йөргәндә, Хөкүмәт йортын Совет урамы ягыннан урап үтәм дип, буйчан да, тулы да гәүдәле агайга чак килеп бәрелмәдем. Аны таныдым инде, читкә тайпылып өлгердем, ярый ла исәнләшергә акыл җитте. Зыя Нури улы, минемчә, җавап итеп баш какты, шикелле. Янә дүрт-биш ел үтүгә партия өлкә комитетының беренче секретаре Нуриев әлеге ачык авыз егетне район гәзите мөхәррире итеп раслады.
Түрәләр мохитендә үскән, яшьтән үк шулар белән аралашкан кемгәдер әлеге “ай күрде, кояш алды” кебек мәлләр эзсез үтәдер. Әмма хакимлек тупсаларының кайдан башлануын күз алдына китермәгән минем кебек яшь егет өчен хәтта шундый секундлар һәм минутлар да мөһим иде. Еллар үтә килә миңа республиканың иң югары җитәкчеләре — Ф. З. Зәгафуранов, М. З. Шакиров, З. Ш. Акназаров, Ф. В. Солтанов, Т. И. Ахунҗанов, С. М. Веселов, Р. С. Бакиев, М. П. Миргазямов, М. А. Зайцев, Хөкүмәт Рәисе урынбасарлары, министрлар белән танышу һәм тыгыз аралашу насыйп булды. Аларның һәрберсе йөрәгемдә, хәтеремдә эз калдырды. Горурланырлык эз.
Терсәкле чанага, я күкрәкле арбага, мәсәлән, печән төяүнең дә үз тәртибе бар. Картәтием ике сәнәк печәнне тәүдә чананың ике терсәгенә сала, өченчесе белән аларны ныгыта. Шулай эзмә-эзлекле тәртип белән төялгән печән җыйнак та була, шуып та төшми. Тәкъдир кушканы шулдыр: борын заманнардан бирле башкорт этносының күпчелек өлеше, “табигать балалары” булып, авыл җирендә көн иткән. Урбанизацияләнүнең аларга кагылып кына үтүендә кимчелекләр бар, әлбәттә. Өстенлекләр дә юк түгел. Үсмерләр авыл мәктәпләрендә, шәһәрдәгеләр белән чагыштырганда, мәгълүматны алып җиткермәсә дә, бу авыл балаларының тырышлыгы һәм җаваплы булуы белән каплана. Эшкә ихласлык һәм тормышта алдан кемдер юл ярмаячагын белеп тору аларны еш кына властьның иң югары баскычларына күтәрә. Фикерләрем тулысынча Зыя Нури улы Нуриевның шәхесенә дә кагыладыр дип уйлыйм. Теләсәң-теләмәсәң дә, штампка ихтыяр биреп сөйләшкәндә, адәм баласын якынрак белим һәм бәя бирим дисәң, аның туган ягына барып кайтырга кирәк, диләр. Журналистикадагы озайлы гомерем эчендә Бөре якларына юл хәтсез генә төшкәләде. Уфа белән Бөре арасы — бер тында йөгереп барасы бит инде. Агыйдел, сырышкан кунак сыман, район биләмәләрендә уңга-сулга боргаланып йөри-йөри дә, дугасын текә бөгеп, Дүртөйлегә таба әйләнә. Нәкъ шушы бөгелдә, уң як ярда, Югары Лачынтау авылын табарсыз. Янында Түбән Лачынтау да бар. Тарихчыларның раславына ышанганда, Югары Лачынтауга нигезне хәзерге Кушнаренко районындагы Карача-Елга авылыннан аерылып чыккан күчүчеләр салган, имеш. Очраклы хәл генәдер, иллә мәгәр Югары Лачынтау Башкортстанга З. Н. Нуриевны үстереп бирсә, партиянең тагын бер беренче секретаре — М. З. Шакировның шәҗәрә очын Карача-Елга авылында эзләргә кирәк. Икесе дә — Социалистик Хезмәт Герое, Союз дәрәҗәсендәге җитәкчеләр.
Кызыксына торган кеше өчен Зыя Нуриев туып-үскән җирләр — тарих һәм хәтер хазинәсенең үзе. Терәк пункт-кальгә рәвешендә Бөре XVIII гасырның урталарында ук хасил булгач, ул үзе дә, тирә-ягы да акрынлап тәүге сәнәгать предприятиеләре, кустарчылык һәм һөнәрчелек, халык мәгарифе һәм дини мәдәниятнең барлыкка килү үзәгенә әверелгән. Әйткәндәй, Югары Лачынтауда элекке сәүдәгәр ихаталарының берничә бинасы әлегәчә сакланып калган. Ә инде Бөре районының табигате, аның хозурлыгы һәм хазинәләре турында, әлбәттә, рәхәтләнеп бүтән вакытта сөйләшербез. Биредә сиңа – халык “үле Идел” дип йөрткән бихисап күлләр дә, минераль су чыганаклары да, борынгыдан сакланып калган карагайлыклар да, эрбет белән карагачлар да. Корылмалар һәм иске усадьбалар, элекке замандагы сәнәгать җитештерү корылмалары, архитектура һәйкәлләре...
Картәтием язга чыккач ук табанын бөгеп куя да, җәй эчендә бер-ике чана карамалап ала иде. “Карамалап” дигәч тә, безнең якта аның өчен пешекләнгән шомырт та ярап кала. Тоякларын уратып алып, үрәчәләр ярдәмендә тоташтырсаң, йөк чанасына үлем тиясе түгел. Әгәр мин, Башкортстан һәм ил тарихының Нуриев чорына кагылышлы сәхифәләреннән бу язмаларга саннар, процентлар, фактларны күчерә башласам, алар кызыклы булыр идеме икән?
Кызыксыну көчле булса, укучыга Башкортстан тарихын яки Зыя Нуриев агайның “От аула до Кремля” дигән китабын укырга мөмкин.
Бер генә кеше дә, һәрхәлдә, безнең илдә, хакимлекне әти-әнисеннән мирас итеп алмый. Ходай үзенең сөйкемле адәм балаларына сәләтне тигез өләшә. Ул табигый сәләт — уңышлы хезмәт юлына басу өчен ачкыч кына. Зыя Нури улының тәрҗемәи хәлендәге елларны, биләгән вазыйфаларын еш иләктән үткәреп, актив эшләгән чорындагы социаль-сәяси хәл, хуҗалык бурычлары, халык ихтыяҗлары белән бер итеп карасаң, “аңа әнә нинди шартлар тудырылган” дип сөрәнләрлек сәбәп тапмыйсың. Мәгариф юлыннан китсә, Зыя агай зур галим-педагог, я министр булыр иде. Бу юнәлештә, педагог-теоретиклардан бигрәк, хәзергечә әйткәндә, менеджерлар, ягъни оештыручы хуҗалар кирәк. Нуриевның ачылып җитмәгән мөмкинлекләрен күрә алган зирәкләр булган һәм кайда ипле сүз белән, кирәк булганда партия дисциплинасына сылтанып, аны куәтләп торган.
Тәртип, аңлы буйсына белү — әлбәттә, уңышка илтә торган факторлар, әмма алар синең йөрәгеңдә һәм намусыңда яшәргә тиеш. Ифрат авыр хәлдә булган Кыйгы районында эшләп, аны җанландыра алгач, Зыя Нуриев шундый нәтиҗәгә килә: “Җи-тәкченең эшендә төп нәрсә — үзең янындагыларның ярдәменә таяну. Алар сине хөрмәт итсен өчен, хезмәттәшләреңнең эшчәнлеген бәһалаганда намуслы, гадел һәм объектив булырга кирәк. Җитәкчедә таләпчәнлек белән объективлык бер булырга тиеш. Ул популист булмасын, буш вәгъдәләр бирмәсен. Әйттеңме, үтә. Билгеләнгән максатларга ирешү өчен үзең белән бергә булганнарга рухланып эшләрлек шартлар тудырырга кирәк”.
Зыя Нуриев шундый нәтиҗәләргә чагыштырмача яшьтән үк килсә дә, алар, арытаба эшчәнлек һәм тормыш принцибына әйләнеп, дәүләт эшчәнлеген гомер бакый озатып барган.
Нуриев Башкортстан партия оешмасын халык хуҗалыгын тизләтеп үстерү өчен төрле чаралар күреп караганда һәм Мәскәүдәге үзәк хакимият тотрыклы гына сәясәткә ирешә алмаган елларда җитәкләгән. Һәр гамәлне партия тарафыннан фатихалау, икътисад законнарын идеологиягә буйсындыру, хәзер аңлаганча, хата. Әмма Нуриевлар, Акназаровлар, Шакировлар — үз вакытының җитәкчеләре. Республикада алар кулында власть булган сымак күренсә дә, хакимлекнең үзәге, бюрократиянең дәртне сүндерер механизмы, гамәлдә, Мәскәүдә. Шунда инде Мостай аганың “Тавык кетәге” дигән новелласын хәтерләдем. Мәзәк тә, гыйбрәтле дә хәлләр элек тә була торган. Хәзер исә усаллык, миһербансызлык чамадан ашты. Алай гына түгел, элегрәк партия, дәүләт эшендә бик югары вазыйфаларда йөреп, бүген мемуар язуга әвәсләнгән иптәшләр үзләрен һәр җәһәттән хаклы, сокланырлык оста итеп сурәтләп куя, илнең сәяси һәм хуҗалык системасы кичергән бәлаләрне, халыкның җәфаларын явыз империалистларның чокчынулары дип аңлый башлыйсың. Зыя Нуриев исә Уфада да, Мәскәүдәге эшләрендә дә илдәге чынбарлыктан аерылмады. Ул мәсьәлә күтәрүне эшнең башы гына дип бәһалады, Зыя ага өчен шул мәсьәләне мотлак тормышка ашыру иң мөһиме булды.
Карап торуга авыр гәүдәле, кырысрак йөзле күренсә дә, Нуриев сизгер күңелле, ирекле рухлы, халык теләген аңлый торган кеше иде. Зәкәрия Акназаров “Время. Люди. Мысли” дип аталган китабында Зыя Нури улы турында менә ниләр яза. “...Аның төп сыйфатлары шулай да — кешене ярату, алчаклык, ихласлык. Бу аңа министр белән мөгаллимнең дә, профессор белән трак-торчының да, хәрби хезмәткәр белән савучының да йөрәген ачты. Ул һәркем белән шунда ук уртак тел тапты, һәм аның белән аз гына аралашкан бөтен кеше дә бу ихласлыкны озак оныта алмады. Әгәр нидер күңеленә ятмаса, ул һәрчак турысын, яшерми, анык һәм ныклап әйтә. Бүтән берәүләр кебек, ризасызлыгын айлар, еллар буе саклап йөртми. Кызып киткән чаклары да була. Әмма көн, хәтта сәгать үтәме-юкмы, сүрелеп, я шалтырата, я яныңа килә: “Гафу ит инде, тузып киттем. Онытыйк, әйдә арытаба эшлик”.
Әйткәндәй, Зыя Нуриев турында Мостай Кәрим, Нәҗип Асанбаев күңелгә ятарлык ихлас хатирәләр язып калдырган. Әдәпкә көч килсә дә, олугларга өстәп шуны да әйтим инде. Зыя Нуриевның тууына 100 ел тулу уңаеннан, “Китап” нәшрияты агайның “От аула до Кремля” дигән китабын, тулыландырып һәм яңартыбрак, кабаттан нәшерләргә булды. Бу гамәлгә хәлдән килгәнчә булышлык итә алуым белән горурланам.
Кибән очлауны авылда әле булса теләсә кемгә йөкләмиләр. Очларга вакыт җиткәч, Гарифулла картәтием мине өскә мендерә. Астан бирелгән печәнне очлап, ипләп, таптап, суккалап алып барасың. Тигез күтәрелгән кибәнгә яңгыр да үтми, ул авышмый да. Зур җитәкче, сәясмән турындагы сүзгә көндәлек дөньяның вак-төяген нигә китереп кыстыра икән бу? Шушы сорау телегез очында бит инде. Аңлатам. Адәм баласының тормышы бетмәс-төкәнмәс хәстәрлекләрдән тукылган сыман, дәүләт, тоташ җәмгыять һәр кешенең булдыклылыгына, егәрлелегенә таянып яши, үсә. Шуңа күрә Нуриев аганың дәүләт эшчәнлеген дә, Гарифулла картәтием сабакларын да янәшә куярга кирәктер. “Тырыш таш тишер” дигән әйтем һәр очракта да урынлы.
...Дулкын ярып һәм тирә-юньне гудоклар белән мазасызлап, кораблар үтә дә үтә. Мондагы һәммә нәрсәдә — вакыт галиҗәнапларының мөһере һәм шушы вакытка хезмәт иткәннәрнең күз яшьләре.
Марсель Котлыгалләмов.