

"Башкортстан Республикасы һәм Чиләбе өлкәсе чигендә Иглин районында Якутия атлы сәяхәтчеләрен каршы алдык.
Оймяконнан ат үрчетүче Дугуйдан Винокуров һәм аның кияве Мичил Неустроев, Якутия автономиясенең 100 еллыгына багышланган атлы походын Мәскәүгә кадәр дәвам итәләр. Кунакларны башкорт курае моңнары астында чәкчәк һәм кымыз белән каршы алдык. Мәскәүгә барып җиткәч, сәяхәтчеләрнең планында Европага бару. Аларга хәерле юл теләдек, хәерле юлдашлар очрасын!" - дип яза Гүзәл Насыйрова "Вконтакте"да.
Фото: vk.com/guzelnasyrova13