

Октябрьский шәһәр судында биредә яшәүче хатынга карата җинаять эше каралган, аны кеше үтерүдә гаепле дип тапканнар. Җинаять эше фигуранты моның үз-үзеңне саклау гамәле буларак каралуын таләп итә.
Җинаять 2022 елның 31 гыйнварында була, ул чакта гаепләнүче исерек хәлдә кухняда үзенең танышына пычак кадый. Хатын судта үз гаебен өлешчә таный һәм аның белән корбан арасында ызгыш булуын сөйләп бирә.
Хөкем ителүче хәбәр иткәнчә, низаг чыккач, ул кухнядан чыгып китәргә теләгән, әмма зыян күрүче аны буып алган. Шунда хатын тумбадан беренче эләккән предметны алган һәм зыян күрүченең муенына чәнечкән. Бу предмет пычак булган. Соңыннан ул канны туктатырга омтылган һәм ашыгыч ярдәм чакырткан, тик табиблар килеп җитүгә үлем очрагын теркәгән.
Суд, хөкем ителүчене изоляциядән башка төзәтү мөмкин түгел, дип санап, сигез елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләгән.