

Тантаналы чарада Башкортстан Республикасы делегациясе, Самара өлкәсе вәкилләре, иҗтимагый һәм фәнни даирәләр вәкилләре, шул исәптән Русия Дәүләт думасы депутатлары Александр Хинштейн һәм Эльвира Аеткулова катнаштылар.
Тантаналы чарада чыгыш ясап, Дәүләт думасы депутаты, Бөтендөнья башкортлары корылтае Президиумы рәисе Эльвира Аеткулова болай дип ассызыклады:
- Бу ел Русия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Без бүген Дәүләт думасы, дәүләт хакимияте органнары дәрәҗәсендә, безнең дуслык-татулыкны саклап калу өчен быел нинди эшләр башкарылуын күрәбез, чөнки Русия халкы - безнең күпмилләтле тату илдә яшәүче милләтләр бердәмлеге. Әлеге һәйкәлнең тарихы Дума депутаты Александр Хинштейн адресына юллаган мөрәҗәгатьтән башланды. Без Башкортстан Республикасы белән Самара өлкәсе тырышлыкларын берләштерүгә бик шат. Нәтиҗә — бүген безнең алда.
Чыннан да, Дәүләтшиннар гаиләсе өчен Самара өлкәсе - ул Ватан. Зур дулкынлану белән без Стәрлетамак филармониясе солистларын, барлык башкортлар өчен дә якын «Уралым» җырын тыңладык. Дәүләтшиннар биредә башкорт көйләре яңгыравына бик шат булыр иде, дип уйлыйм. Әлбәттә, безнең өчен тарихи мирасны, тарихи хәтерне саклау бик мөһим.