+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 Июня 2022, 14:45

Радий Хәбиров Диана Гурцкаяны Башкортстанга чакырды

Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русиянең халык артисты, Русия Федерациясе Иҗтимагый палатасының Уңай мохит һәм инклюзив практикаларны үстерү комиссиясе рәисе, җырчы Диана Гурцкая белән аралашты.  

Радий Хәбиров Диана Гурцкаяны Башкортстанга чакырдыРадий Хәбиров Диана Гурцкаяны Башкортстанга чакырды
Радий Хәбиров Диана Гурцкаяны Башкортстанга чакырды

Ул республика җитәкчесен Мәскәүдәге социаль интеграция үзәгенә чакырды. Аның сүзләренә караганда, үзәкнең бурычы — инвалид балалар һәм өлкәннәрнең иҗади потенциалын үстерү.

«Без интеграция программаларының төрле палитрасын эшләтеп җибәрдек: вокал һәм хореографиядән актерлык осталыгына кадәр. Моннан тыш, без эшчәнлегебезне киңәйтәчәкбез: бәлки, кем рәсем ясаячак, кем тели — чүлмәк ясау осталыгы белән шөгыльләнәчәк. Без балаларны да аңларга телибез: кем нәрсә белән шөгыльләнергә тели. Әти-әниләрнең балаларының иҗат белән шөгыльләнүен, аларның ничек бәхетле булуларын күрүләре бик мөһим», - дип сөйләде «Йөрәк кушуы буенча» хәйрия фондын оештыручы һәм мактаулы рәисе Диана Гурцкая.

Радий Хәбиров җырчы белән Русия Президенты Хакимиятендә эшләгән чорыннан ук таныш булуын билгеләде, ул Дианага аның социаль-гуманитар проектлары буенча ярдәм иткән булган.

«Ул - бик яхшы, чын кеше һәм искиткеч җырчы, ул, нәзберек кыз булса да, бик көчле рухлы. Мин аны Башкортстанга кунакка чакырдым", - диде Радий Хәбиров.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас