

Русиядә кайбер Көнбатыш социаль челтәрләрне блокировкалау VPN-сервисларга зур игътибар биргән. Аларны куллану ешлыгы сизелерлек артты. Әмма Интернеттан файдаланучы бик азлар гына бу куркынычсызмы, дип уйлана. VPN-сервислар китерергә мөмкин кайбер уңайсызлыклар —алар интернет-трафика куллану күләмен арттыралар, Интернет тизлеге кимергә мөмкин. Өстәвенә, VPN телефондагы мәгълүматлар хәвефсезлегенә дә яный.
Эксперт сүзләренә караганда, VPNны даими рәвештә кертелгән итеп калдырырга ярамый. Бу программаны бары тик аерым кушымталарның эшкә сәләтлелеген тәэмин итү өчен генә кулланырга кирәк. Калган вакытта сүндерелгән килеш тотарга кирәк. Бу бигрәк тә банк кушымталары, шәхси почта, Дәүләт һәм муниципаль берәмлекләр ресурслары белән эшләүгә кагыла.
#ОбъясняемРФ #ОбъясняемБашкортостан